Бердәм Россия» фракциясе һәм «Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышында физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 10:12

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы булды, анда парламентарийлар Татарстан муниципалитетларында физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр кадрлар мәсьәләләрен карадылар һәм парламент фракциясе составына үзгәрешләр керттеләр. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Татарстанда физик культура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру турындагы мәгълүматны республиканың спорт министры Владимир Леонов җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән ике миллионнан артык кеше шөгыльләнә, бу халыкның 65,8% тәшкил итә. Бүген Татарстан илдә спорт объектлары белән тәэмин ителеш буенча лидерларның берсе. Республикада спорт корылмаларының гомуми саны 12 мең берәмлектән артык. Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында 2025 елда 18 универсаль спорт мәйданчыгы һәм Арча, Баулы, Кукмара һәм Менделеевск районнарында 4 ябык футбол манежы төзелгән.

«Программаны гамәлгә ашыруның 12 елында 1 194 спорт корылмасы, шул исәптән 40 хоккей коробкасы, 44 блоклы модульле чаңгы базасы һәм 23 ябык футбол манежы төзелде, – дип басым ясады Владимир Леонов. – Әлеге максатларга Татарстан бюджетыннан бөтен чорда алты миллиард сумга якын акча бүлеп бирелде. 2026 елда республиканың муниципаль берәмлекләрендә тагын 4 футбол манежы һәм 9 универсаль спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла».

Дәүләти-хосусый партнерлык кысаларында 2024 елда Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә ике «ФИЗРА» физкультура-савыктыру комплексы төзелгән. Хәзерге вакытта төзелеш стадиясендә булган иң зур объект – Футбол үсеше үзәге.

«Капиталь ремонт буенча республика программасы кысаларында быел 21 спорт объектында 650 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Программаны гамәлгә ашыруның 6 елында 111 спорт объекты ремонтланды», – дип  белдерде ТР спорт министры.

Бүгенге көндә республикада спорт резервын әзерләү системасында 164 спорт мәктәбе эшли, аларда 79 спорт төре үсеш алган. 27 спорт мәктәбе олимпия резервы статусына ия. Спорт мәктәпләрендә укучылар саны 90825 кеше тәшкил итә. Адаптив спортта да зур эш башкарыла. «Республика спорт-адаптив мәктәбе эшли, анда 309 спортчы шөгыльләнә. Муниципаль районнарда спорт мәктәбенең 5 филиалы эшли. Хәзерге вакытта адаптив физик культура һәм спорт белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 65 меңнән артык кеше шөгыльләнә», – диде Владимир Леонов.

Спорт министры әйтүенчә, квалификацияле тренер кадрларын әзерләү буенча актив эш алып барыла. Бу мәсьәләгә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты зур өлеш кертә. «Университетта 4 меңнән артык студент белем ала, шуларның 2 меңе республикабызның муниципаль берәмлекләреннән,  – дип сөйләде Владимир Леонов утырышта катнашучыларга. – «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елга кадәр Идел буе университетында һөнәри әзерлек курсларын 375 физик культура һәм спорт белгече узды».

Министр тармакны финанслау мәсьәләсенең мөһимлегенә басым ясады. Ел йомгаклары буенча Татарстанда физик культура һәм спортка чыгымнарның чагыштырма күләме бюджет чыгымнарының гомуми күләменең 2,2% тәшкил иткән. «Россия Президентының физик культура һәм спортка чыгымнарны елына бюджет чыгымнарының гомуми күләменең 2% тан да ким булмаган күләмдә тәэмин итү турындагы йөкләмәсе республика тарафыннан тулы күләмдә үтәлә», – дип билгеләп үтте чыгышын тәмамлап Владимир Леонов.

Владимир Леонов докладын тыңлап, парламентарийлар республикада спорт объектларының йөкләнеше, шулай ук милли спорт төрләре һәм киберспорт үсеше турында кызыксындылар.

Бүген утырышта Дәүләт Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе составындагы үзгәрешләрне расладылар. Фракция әгъзалары итеп Эмиль Гобәйдуллин һәм Игорь Бикеев сайланды, аларга депутатлар Светлана Захарова һәм Рәсим Баксиковның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга бәйле рәвештә барлыкка килгән партиянең вакантлы депутат мандатлары тапшырылды. Фракция составына шулай ук 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган Андрей Фомичев та керде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International