Дәүләт Советында «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе ачылды

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 13:21

Бүген республика парламенты фойесында «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Украина боевикларының тыныч халыкка карата массакүләм һөҗүмнәренең авыр нәтиҗәләрен чагылдырган фотоматериаллар тәкъдим ителгән, кайгы һәм авырту кичергән, туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең фаҗигале язмышлары сурәтләнгән.  Хәрби корреспондентлар төшергән фотолар Украина боевикларының Луганск, Донецк республикалары һәм Новороссиянең тыныч халкына каршы, шулай ук Украина белән чиктәш Курск, Белгород һәм Брянск өлкәләрендә кылынган җинаятьләргә дәлил булып тора. Парламент депутатлары исеменнән чарада катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.

Юрий Камалтынов ассызыклаганча, әлеге күргәзмәнең төп бурычы – 2014 елдан Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында яшәүчеләргә карата кылынган җинаятьләр, торак пунктларга ату нәтиҗәләре һәм Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге, шулай ук Россиянең чик буе төбәкләрендәге бүгенге вәзгыять турында сөйләү. «Бу фотосурәтләр, әгәр сез даталарга игътибар итсәгез,  2014, 2015 елларда, ягъни Югары Башкомандующий махсус хәрби операция башлау турында карар кабул иткәнче бик күп алдан төшерелгән. Фотокорреспондентлар күзләре белән көнбатышта яшеренгән, Украина территориясенең күпчелек өлешендә кабул ителмәгән нәрсәләр күрсәтелгән. Бу бүген безнең хәрбиләрнең  гражданнарыбызны яклау өчен бик авыр, җитди  эш башкаруларының никадәр мөһим булуын күрсәтә», – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов.

Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук махсус хәрби операция ветераннары, волонтерлык һәм иреклеләр оешмалар вәкилләре катнашты. СВО ветераны, Батырлык ордены иясе Әнвәр Мөхәммәтҗанов үз чыгышында әлеге күргәзмәнең махсус хәрби операция уздыру зонасында барган чынбарлыкны күрсәтүенә басым ясады. «Бу еллар эчендә меңләгән кеше һәлак булды, дистәләгән меңе җәрәхәтләр алды. Дөнья җәмәгатьчелеге моны сизми, Көнбатыш ММЧ Украинадагы хәлләрне игътибарсыз калдыра. Күргәзмәдә һәр кадр артында – гади кешеләрнең авыртуы һәм имгәнүе», –  дип ассызыклады Әнвәр Мөхәммәтҗанов.

Республика вице-премьеры вазыйфасында ел ярым Луганск Халык Республикасында эшләгән Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин әйтүенчә,  Татарстан махсус хәрби операция башланганнан бирле, кешеләр нормаль көндәлек тормышка әйләнеп кайта алсын өчен, шефлыкка алган төбәкләрне торгызуга актив кушылган. «Киев режимының хәрби гамәлләре һәм терроры Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләрнең язмышында тирән эз калдырды. Беренче көннәрдән үк Татарстан тыныч тормышны торгызу процессына кушылды. Бүген безнең шефлыкка алынган шәһәрләрдә инженерлар һәм төзүчеләр эшләвен дәвам итә, алар көндәлек хезмәтләре белән бу территорияләрне тәртипкә китерәләр», – дип сөйләде күргәзмә кунакларына Фәнил Әһлиуллин.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов әйтүенчә,  төрле дәрәҗәдәге парламентарийлар даими рәвештә Луганск һәм Донецк халык республикаларында була, гуманитар конвойларны озата бара, сугышчыларга һәм Донбассның җирле халкына ярдәм итә. «Күргәзмә безнең тарихи территорияләрдәге фаҗигале мизгелләргә багышлана. Бу – фотосурәтләр генә түгел, бәлки сугыш куркынычлары аша үткән кешеләрнең язмышлары,  югалту һәм күз яшьләре. Күргәзмә беркем дә битараф булырга тиеш түгел, дип искәртә. Без бары тик бергә булганда гына җиңәчәкбез»,  – дип басым ясады Ринат Фазылов.

Тәкъдим ителгән экспозиция – РФ ФС Дәүләт Думасы һәм «РИА Новости» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты. Хәрби корреспондентлар сурәтләрендә җимерелгән йортлар, хастаханәләр, мәктәпләр һәм якыннарын югалткан кешеләрнең йөзләре сурәтләнгән. Күргәзмәнең аерым бүлеге һөҗүмнәр вакытында һәлак булган балаларга багышланган.

Күргәзмәнең максаты – Донецк Халык Республикасында, Луганск Халык Республикасында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә һәм чик буе төбәкләрендә булган хәлләр турында дөреслекне җиткерү.

Алга таба фотокүргәзмә белән «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабында, Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләрендә танышырга мөмкин булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International