Дәүләт хезмәте турындагы республика законына үзгәрешләр кертелде

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 13:42

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче һәм өченче укылышта дәүләт граждан хезмәте турындагы гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде. Закон кабул ителү федераль законнардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә республика законнарын тәңгәлләштерү зарурлыгына бәйле.

Аерым алганда, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, федераль закон белән дәүләт хезмәткәрләренә аларның мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылуына, мобилизация буенча Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренә хезмәткә җибәрелүенә яисә алар тарафыннан мобилизация  чорында, хәрби хәл чорында яисә сугыш вакытында хәрби хезмәт узу турында контракт йә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә яисә Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ихтыярый ярдәм күрсәтү хакында контракт төзелүгә бәйле рәвештә бирелә торган гарантияләре төгәлләштерелә.

Дәүләт граждан хезмәткәрләренә өстәмә гарантияләрнең берсе буларак аларны хәрби хезмәткә чакыруга бәйле гарантияләр бирелә (аерым алганда, бу хәрби хезмәт узу чорына дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын гарантияле саклап калу (дәүләт хезмәте туктатыла һәм акчалата түләү исәпләнми һәм түләнми); эш бирүче инициативасы буенча хезмәт контрактын өзүне тыю; ел саен 6 ай эчендә теләсә кайсы вакытта түләүле ял бирү; хәрби хезмәт узу чорын граждан хезмәте стажына кертү).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International