Кече технологик компанияләргә ярдәм күрсәтәчәкләр

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 14:02

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта инновацион эшчәнлек турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде, ул технологик компанияләрне үстерү турында федераль законга бәйле рәвештә эшләнгән һәм кече технологик компанияләрнең инновацион эшчәнлегенә дәүләт ярдәменең бердәм системасын булдыруга юнәлдерелгән.

Аерым алганда, федераль закон белән РФ субъектларына кече технологик компанияләргә финанс ярдәме күрсәтүнең аерым шартларын мөстәкыйль билгеләү рөхсәт ителә. Төбәк хакимиятләре үз ярдәм программаларын эшләргә, төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирергә һәм мондый предприятиеләргә ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен билгеләргә хокуклы. Шундый ук үзгәрешләр республика законына да кертелә, «кече технологик компания» төшенчәсе языла. Шулай ук кече технологик компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтү үзенчәлекләрен беркетүче яңа 18.1 маддәсен кертергә тәкъдим ителә.

Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Марат Фәләхов билгеләп үткәнчә, 2024 елда Россиядәге кече технологик компанияләрнең 30% тан артыгы эре дәүләт заказларын тәэмин итүчеләр булды. Татарстанда исә 2024 елда 58 компания дәүләт заказчылары өчен 3,54 млрд сумлык товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүче булды. Тиешле ярдәм булганда потенциал әһәмиятлерәк һәм масштаблырак булырга мөмкин, дип саный депутат. «Базарда күп кенә яңа амбициоз проектлар барлыкка килә. Вакытында күрсәтелгән төбәк ярдәме аларга үсеш өчен мөмкинлек бирәчәк һәм, әгәр алар республика резидентлары булсалар, салым базасын киңәйтәчәк», –  дип билгеләп үтте Марат Фәләхов.

Закон проектының төп асылы Татарстан Республикасы территориясендә мондый компанияләрне үстерү өчен шартлар тудырудан гыйбарәт. Шуңа бәйле рәвештә, инновацион эшчәнлек турында республика законының җайга салу предметын һәм төшенчәләр аппаратын киңәйтергә, аңа региональ стимуллаштыру методларын куллану өчен «кече технологик компания» төшенчәсен кертергә тәкъдим ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International