Республиканың сайлау законнарына үзгәрешләр кертелде

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 14:08

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Документны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, әлеге закон проектын кабул итү республика Сайлау кодексын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле.

Закон нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутатларын өстәмә сайлаулар Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутатларын төп сайлаулар уздыру елына кадәрге елда билгеләнми һәм уздырылмый торган нигезләмәләрне беркетә, моңа депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату нәтиҗәсендә күрсәтелгән органнар хокуксыз составта калган очрак керми.

Моннан тыш, закон проектында республиканың сайлаулар һәм референдумнар турындагы законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән башка үзгәрешләр дә каралган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International