Марат Айзатуллин: «Республика коммуналь челтәрләренең якынча өчтән бере алыштыруга мохтаҗ»

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 14:53

Бүген Дәүләт Советында унбишенче утырыш кысаларында «Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә программаларны гамәлгә ашыру турында» Хөкүмәт сәгате узды. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.

Марат Айзатуллин ассызыклаганча, торак-коммуналь хуҗалыктагы төп проблемаларның берсе булып инженерлык челтәрләренең торышы кала, алар һич тә  канәгатьләнерлек түгел. Әлеге проблема республикада гына түгел, тулаем ил буенча да актуаль. Татарстанда коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 27 мең километрдан артып китә. Аларның якынча өчтән бере, ә бу 9 мең километрдан артык, алмаштыруга мохтаҗ. Бу 5800 чакрымнан артык су белән тәэмин итү челтәре, ике мең чакрымнан артык су агызу челтәре һәм мең ярым чакрымнан артык җылылык белән тәэмин итү челтәре. Челтәрләрнең тузу проблемасын хәл итү өчен 2023 елда ил  Президенты тарафыннан коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү федераль программасына старт бирелде.

«Безнең республикада әлеге программа буенча 2023-2024 елларда ун районда 4,5 млрд сумлык 67 чара үткәрелде. 128 км чамасы челтәр алыштырылды, – диде Марат Айзатуллин. –  Быел коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проект составына керде. Аны гамәлгә ашыру өчен республикада 4 млрд 147 млн сум күләмендә финанслау каралган, шуның 2 млрд 181 млн сумы – федераль бюджет акчалары».

Министр искәрткәнчә, быел Татарстан Рәисе карары белән финанслау күләме якынча 8,5 млрд.сум булган республика программасы эшли башлаган, ул үз эченә 100 объектны ала. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең республика программасы буенча 269 км инженерлык челтәре алыштырылачак. «Шул рәвешле,  ике программа кысаларында быел барлык 45 муниципалитетта инженерлык инфраструктурасының 144 объектын реконструкцияләү һәм модернизацияләү планлаштырыла. Чыгымнар якынча 12,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Барлыгы 404 км инженерлык челтәрен, 25 су башнясын, 15 канализация-насос станциясен, ике биологик чистарту корылмасын һәм 7 котельныйны алыштыру планлаштырыла», – дип белдерде Марат Айзатуллин.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча атап үтелгән программалардан тыш, республикада күп еллар дәвамында республика бюджетыннан финанслана торган, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла, дип сөйләде профильле министрлык башлыгы. Болар – яктырту, бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштырып газ куллану челтәрләрен ремонтлау, газ бүлү челтәрләрен, котельныйлар урнаштырып, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү программалары. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программаларын, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның инвестиция программаларын исәпкә алып, агымдагы елда 680 километрдан артык челтәрне капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү планлаштырыла.

«Бу челтәрләрнең гомуми озынлыгының 2,5% чамасы, –  дип белдерде Марат Айзатуллин. –  Татарстан территориясендә коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү турындагы меморандум нигезендә, 2030 елдан башлап, без ел саен кимендә 2,5%  челтәрләрне алмаштыруны тәэмин итәргә тиеш. Мондый темпта ремонтны бетерү өчен кимендә 14 ел кирәк булачак. Без искергән челтәрләр санын киметү өчен ел саен  челтәрләрнең 5%  алмаштырырга омтылырга кирәклеген аңлыйбыз».

Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, Татарстанда 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган иң эре программаларның берсе. 2008 елдан алып 2024 елга кадәрге чорда гомуми мәйданы 53 млн кв.метрдан артып киткән12 меңнән артык күп фатирлы йорт ремонтланган, 2 млн кешенең яшәү шартлары яхшыртылган, программаларны финанслауның гомуми күләме 17 ел эчендә 97 млрд 100 млн сумга җиткән. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, милекчеләр акчалары өлеше 46,5% тәшкил итә,  45 млрд сумнан артык, бу аларның үз торакларын ремонтлауны финанслауда актив катнашуларын күрсәтә», – дип белдерде министр.

Быел республикада 911 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган. Республика Рәисе карары буенча бүлеп бирелгән 3 млрд сум күләмендәге өстәмә акчалар нәтиҗәсендә капиталь ремонт программасын 219 йортка арттыру гына түгел, комплекслы якын килү мөмкинлеге дә булдырылган. Марат Айзатуллин ассызыклаганча, өстәмә финанслауга бирелгән әлеге акчаларның иң мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелүе аеруча зур әһәмият бирә. Үз срогын үтәгән 675 лифт алыштырылган. «Бу саннар гына түгел, бу республикада йөзләрчә мең кешесе өчен куркынычсызлыкны һәм уңайлылыкны арттыру, – дип билгеләп үтте министрлык җитәкчесе. – Безнең алда хөкүмәт куйган стратегик бурыч тора – 2030 елга кадәр файдалану вакыты чыккан лифтларны тулысынча яңарту, бу – 1280 лифт. 675 лифтны алмаштыру алдагы еллар күрсәткечләреннән 2-3 тапкырга артыграк, бу билгеләнгән вакытта билгеләнгән максатка ирешү өчен ышанычлы нигез тудыра».

Марат Айзатуллин ассызыклаганча, республикада, гадәттәгечә, федераль проект һәм республика программасы кысаларында иҗтимагый урыннарны төзекләндерү буенча зур күләмдә эш башкарыла. Быел 63 объект буенча 2 млрд сумга якын эшләр тәмамланган. Татарстан Рәисе инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2025 елда финанслау лимиты 10 млрд сум булган тагын 677 ишегалды төзекләндерелгән.  «Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча эш 2026 елда да дәвам итәчәк, программаны финанслау лимиты элеккечә калды –  10 млрд сум, программага керәчәк ишегаллары исемлеге хәзерге вакытта формалаша. Аңа якынча 570 объект керәчәк», – дип билгеләп үтте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләшүгә йомгак ясап, республикада инженерлык коммуникацияләренең торышы актуаль һәм мөһим мәсьәлә булуын билгеләп үтте. «Сайлаучылар белән очрашуларда еш кына аларның инженерлык челтәрләренең торышы өчен борчылуларын ишетәбез, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Сорау утырышның көн тәртибенә очраклы гына эләкмәде. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан бу мәсьәләне катгый контрольдә тотуын үтенәбез. Шул исәптән, безнең депутат контроль эшчәнлеге дә».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International