Дәүләт Советы утырышында Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 15:56

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча идарә җитәкчесе Фаяз Шакиров чыгыш ясады.

Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе Татарстан, Марий Эл һәм Чуваш Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара. Идарә җитәкчесе Фаяз Шакиров әйтүенчә,  ведомствода 100 хезмәткәр эшли, шуларның 73е - Татарстанда. Идарә тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү, дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру, түләүләр,  статистик хисап кабул итү буенча эшчәнлек алып барыла, федераль проектларны гамәлгә ашырулар  контрольдә тотыла һәм мониторинг үткәрелә.

Фаяз Шакиров сүзләренә караганда, республика территориясендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектлар реестрында федераль күзәтчелеккә тиешле 3 меңнән артык объект исәпләнә, шул исәптән 166 объект 30 нефть компаниясенә карый, аларның һәрберсенең җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясе бар. «Быел 516 контроль чара үткәрелде, – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы,  –  690 административ эш кузгатылды. Хокук бозучылар  тарафыннан  әйләнә-тирә мохиткә 590 млн сумлык зыян китерелгән. Быел шулай ук 1775 профилактик чара уздырылган».

Фаяз Шакиров үз эшчәнлекләрен намуссыз башкару нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән берничә компанияне санап үтте. Алар арасында «Сервис-Экология» ҖЧҖ, «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖ, «БэстХим» ҖЧҖ, «Центр Спас» ҖЧҖ, «ТЭМПО» КМК  АҖ, «Вертикаль+» ҖЧҖ һәм башкалар бар.

Фаяз Шакиров әйтүенчә, Казанда эксплуатациядән чыгарылган Химическая урамындагы ККК полигонын рекультивацияләү мәсьәләсе актуаль булып кала. «ПЖКХ» ИК»ка  Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә рекультивацияләү проектын эшләргә,  Росприроднадзорда дәүләт экология экспертизасын узарга кирәк», – диде ул.

Моннан тыш, 2024 елда Идарә Казан шәһәренең «Восточный» ККК полигонының икенче картасын эксплуатацияләүгә дәүләт экологик күзәтчелеге бәяләмәсен биргән. «Чистарту корылмалары булган заманча полигон файдалануга тапшырылды. Проект документациясе нигезендә һәм дөрес файдаланылганда, барлык фильтрат балык хуҗалыгы билгеләнешендәге рөхсәт ителгән иң чик концентрациясенә кадәр чистартылырга тиеш.  Әлеге картаның сыйдырышлылыгы 2028 елның икенче яртысына бетәчәк», – дип белдерде Фаяз Шакиров.

Табигатьне саклау чараларына, Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе җитәкчесе фикеренчә, соңгы дүрт елда экологик иминлеккә 13 млрд сум инвестицияләгән «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефть», «Танеко», «Казаноргсинтез», «Агросила» кебек предприятиеләр сизелерлек өлеш кертә.

Дәүләт Советы депутатлары Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турындагы мәгълүматны игътибарга алдылар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International