Республика муниципалитетлары башлыклары балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрне җитәкләячәк

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 15:55

Бүген Дәүләт Советы утырышында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында республика законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ нигезендә, Татарстан муниципалитетлары башлыклары хәзер балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен җитәкләячәк.

«Муниципаль комиссияләр рәисе итеп муниципалитет башлыгын, ә шәһәр эчендәге комиссия рәисе итеп – шәһәр округы җирле администрациясенең территориаль органы җитәкчесен билгеләү тәкъдим ителә» , – дип белдерде Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, закон проектын тәкъдим итеп.

Хәзерге вакытта муниципаль комиссия рәисләре булып җирле администрация башлыкларының урынбасарлары, ә шәһәр эчендәге комиссия рәисләре булып шәһәр округы җирле администрациясенең территориаль органы җитәкчеләренең урынбасарлары тора.

«Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны нәтиҗәле тәэмин итү, аларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү ведомствоара хезмәттәшлекне таләп итә», – дип ассызыклады министр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International