СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышы узды, анда комитет рәисе Рәгать Хөсәенов кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы республика законын мониторинглау нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Моннан тыш, утырышта Татарстан территориясендә алкогольсез тонус күтәрә торган эчемлекләр сатуны тыю һәм чикләү турындагы закон проекты каралды.
15
декабрь, 2025 ел
Дәүләт Советы рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә. Бүген республика парламенты башлыгы Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча үзе җитәкләгән комиссия утырышын уздырды. Парламентарийлар бу эштә төбәкләрдә тупланган ведомствоара хезмәттәшлек тәҗрибәсен өйрәнде, федераль законнарны камилләштерү мөмкинлекләре турында фикер алышты.
15
декабрь, 2025 ел
Бүген Мәскәүдә, РФ ФС Дәүләт Думасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Донецк Халык Республикасы Халык Советы белән Парламентара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды. Документка төбәк парламентлары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Кузьмин кул куйды. Бу Татарстан һәм ДХР парламентарийлары тарафыннан имзаланган беренче хезмәттәшлек турында килешү.
15
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар аерым категория гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән закон проектларын карады. Аерым алганда, профильле комитет әгъзалары СВОда катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтүгә, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салуга, шулай ук инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары булдыруга кагылышлы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, опека һәм попечительлек оешмалары эшчәнлеген оештыру турындагы республика законын күзәтүгә йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ