«Безне тарих һәм традицияләр берләштерә»: Казанда «Зур этнографик диктант» яздылар

2025 елның 3 ноябре, дүшәмбе, 17:43

Бүген Казанда Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Зур этнографик диктант» узды. Унынчы Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе үзенчәлекле бәйрәмгә әверелде, анда республиканың төрле халыклары вәкилләре милли киемнәрен киеп килгән иде. Катнашучылар Россия халыкларының тарихы һәм мәдәнияте турындагы 30 сорауга 45 минут эчендә җавап бирергә тиеш иде. Акциядә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева катнашты.

«Акциянең төп республика мәйданчыгы булып гадәттәгечә Халыклар дуслыгы йорты тора. Бирегә төрле милләт, милли-мәдәни берләшмә вәкилләре, җитәкчеләр һәм актив кешеләр җыела. Тулаем республика буенча быел йөздән артык мәйданчык оештырылды, анда кешеләр «зур этнографик диктант» яздылар, – дип билгеләп үтте ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров. –  Кызыклы сораулар ел саен туа. Быел Җиңүнең 80 еллыгына, шулай ук бөтен халыкның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенә бәйле сораулар бар».

Халыклар дуслыгы йортында диктантта катнашучылар өчен 80 урын әзерләнгән иде, алар тулды.  Чарада РФ ФС Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов та катнашты. Ул барлык җыелучыларны якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

«Безнең гаять зур һәм күпмилләтле илебез өчен безне берләштерә торган бәйрәмнәр булу бик мөһим. Безне күп нәрсә берләштерә – безнең тарих һәм традицияләр. Диктант –  уникаль проект, ул безгә барлык халыкларның тарихына, гореф- гадәтләренә һәм мәдәниятенә тагын бер кат чумарга мөмкинлек бирә», – дип басым ясады Илдар Гыйльметдинов.

«Зур этнографик диктант»  милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан оештырылган, Татарстанда аны ТР Мәдәният министрлыгы үткәрә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, акция Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.

2025 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр уздырыла торган акциядә яшенә, белеменә, социаль чыгышына, милләтенә, диненә һәм гражданлыгына карамастан, Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Үзләренең эш нәтиҗәләрен алар акциянең рәсми сайтында күрә алачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International