Казанда «Яшь патриотлар карашы «Без россиялеләр» төбәкара форумы ачылды

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе, 21:43

Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Яшь патриотлар карашы «Без россиялеләр»  төбәкара форумы ачылды, аның эшендә Россиянең 10 төбәгеннән 250дән артык яшь кеше катнаша. Кунакларны һәм форумда катнашучыларны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Россия халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары Андрей Худолеев, Россия халыкларының «Без – россиялеләр» Яшьләр ассамблеясе рәисе Динә Громатикополо сәламләде.

Проект «патриотлык» һәм «Ватан» традицион төшенчәләренең мәгънәләрен заманча медиасәнгать образлары аша тапшырырга, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендәге иң яхшы проектларны үстерүгә һәм масштаблаштыруга юнәлдерелгән. 

«Проект кысаларында без медиасәнгать аша патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт турында сөйләшүнең заманча форматларын эзлибез, – дип  басым ясады Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе рәисе Диләрә Дамар. – Ул безне милләт буларак берләштерүче кыйммәтләрне һәм идеяләрне тапшыру өчен куәтле корал, дип ышанабыз. Әлеге чара иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга һәм төбәкара дәрәҗәдәге яңа проектлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк, алар Россия яшьләре арасында бердәмлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итәчәк».

Форумның төп үзенчәлеге – аның заманча форматларга йөз тотуы.

«Форум гражданнар бердәмлеген һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанам. «Яшь патриотлар карашы «Без россиялеләр»  төбәкара форумының темасы бик актуаль. Патриотик тәрбия яшьләрнең әхлакый юнәлешләрен ныгыту өчен дә, илнең иминлеген тәэмин итү өчен дә мөһим. Нәкъ менә патриотизм халыкара тынычлык һәм татулыкның бәйләүче звеносы булып тора», – дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов.

Илебезнең төп көче буларак бердәмлек турында форумда катнашучыларга Ренат Вәлиуллин сөйләде. «Россиядә нәрсә генә булмасын, ә тарихта төрле мизгелләр булса да, халыкларның күптөрлелеге һәм бердәмлеге безнең бөек илебезнең иң көчле өлеше булды. Халыклар бердәмлеге көне – безнең көч символы», – дип басым ясады Ренат Вәлиуллин.

«Яшь патриотлар карашы «Без россиялеләр» төбәкара форумы өч көн дәвамында өч мәйданчыкта узачак: «Медиа сәнгать аша патриотларның иҗади карашы», «Тискәре күренешләрне профилактикалау буенча яшьләр практикалары лабораториясе» һәм «Россия җәмгыятенең нигезе буларак күпмилләтлелек».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International