Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе, 16:14

Бүген Дәүләт Советында республиканың яшь кешеләренә паспортлар тапшыру тантанасы булды. 14 яше тулган Татарстан укучыларына гражданинның төп документын Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, шулай ук Казан шәһәр Думасы депутаты Тәнзилә Ракова тапшырды.

Тантаналы чарага Казанның өч уку йортыннан – 82, 88 һәм 136 нчы мәктәпләрдән 16 укучы чакырылган иде. Балалар – уку отличниклары, олимпиадаларда җиңүчеләр, үз уку йортларында иҗтимагый тормышта актив катнашучылар.

Тантананы ачып, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның 82 нче мәктәбен тәмамлавын билгеләп үтте. «Сезнең белән истәлекле көнне очрашабыз. Бу бәйрәм сезнең өчен генә түгел, минем өчен дә, чөнки биредә 82 нче мәктәптән балалар бар, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Секретаре. - Мин дә аны тәмамладым һәм аны тәмамлавым белән горурланам. Һәм мин бүген шушы мәктәптә укучы балаларга паспортлар тапшыруыма бик шатмын».

Лилия Маврина балаларга актив булуларын һәм яңа белемнәргә омтылуларын теләде. «Без сезнең белән бәхетле кешеләр, чөнки иң яхшы республикада – Татарстан Республикасында яшибез, укыйбыз һәм эшлибез, – дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга. – Татарстанда сез яхшы укысын, үз сәләтләрегезне үстерсен өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәрвакыт актив булыгыз, төрле проектларны үзегез башлап җибәрегез. Ә хәзер иң мөһиме  – яхшы уку. Паспорт алганда сез өлкәннәр кебек үк тулы хокуклы гражданнар буласыз. Димәк, җаваплылык барлыкка килә. Һәм без сезнең белән бергә һәр кеше үзен уңайлы хис итсен өчен барысын да эшләячәкбез».

Балаларны тормышларындагы тантаналы вакыйга белән Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов та котлады.

«Әлбәттә, сезнең төп эшегез  – яхшы уку, – диде  ул. –  Ә уку – мәктәп предметлары турында гына түгел. Шулай ук Ватанны яратырга өйрәнергә дә кирәк. Ә Ватанны яратуны кеше үзенең яхшы  эшләре белән раслый.  Сезнең дә Ватаныбыз үсешенә инде хәзердән үк үз өлешегезне өчен мөмкинлекләрегез күп.  Онытмагыз, һәр кеше өчен нигез –гаилә. Һәм гаилә институтын ныгытырга кирәк. Ул дәүләт өчен бик мөһим».

Бүген укучылар өчен  парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды, алар парламентаризм музеенда, Дәүләт Советының утырышлар залында һәм китапханәдә булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International