Депутатларның сайлау округларында эшчәнлеге

2025 елның 14 ноябре, җомга, 11:58

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика районнарында халык белән очрашты, өлкәннәр картлар йортларында булды.

14 ноябрьдә Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә гражданнар белән аралашты. Казанлылар аңа шәһәр тукталышларының берсендә җәяүлеләр кичүендә яктырткычлар  урнаштыру һәм Казанның Мәскәү базарында үз уңышын сатучы пенсионерлар өчен махсус җиһазландырылган урын бүлеп бирү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.

14 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Чаллы шәһәр Советы сессиясендә катнашты. Утырышта шәһәр бюджетын тулыландыру, шәһәр территорияләрен төзекләндерүгә, коммуналь техниканы ремонтлауга һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә өстәмә керемнәр бүлү мәсьәләләре каралды.

13 ноябрьдә мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: бүгенге вәзгыять һәм үсеш перспективалары» дип аталган II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Бу масштаблы чара «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында үткәрелә һәм фәнни җәмәгатьчелек, мәдәният, сәнгать һәм мәгариф өлкәләре вәкилләрен берләштерә. Катнашучылар Россиянең Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәният, мәгариф, сәнгать һәм милли мирасны саклау өлкәсендәге багланышларының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.

13 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов «шикәр  авыруларына каршы профилактика һәм дәвалауга заманча алымнар» темасына узган интерактив семинарда катнашты.

12 ноябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина гражданнарны кабул итте. Депутатка Казан шәһәренең Совет районында яңа ачылган 123нче физика-математика лицеенда укучыларның әти-әниләре рәхмәт белдерергә килде. Эш шунда ки, белем бирү учреждениесенә рөхсәт документларын һәм лицензия бирү тоткарлану сәбәпле аны кулланылышка тапшыру вакыты озакка сузыла. Лицейда  укучыларның әниләре уку елы бышланыр алдыннан Лилия Мавринадан барлык кирәкле документларны алуны тизләтүне сораганнар иде. Бу эш ике айга сузылды. Кабул итү вакытында лицей укучыларының ата – аналары шулай ук учреждение янында юл хәрәкәтен оештыру схемасын уңайлату тәкъдимен әйттеләр. "Балалар иминлеге-уңайлылык мәсьәләсе түгел, ә җаваплылык мәсьәләсе. Бергәләп хәл итәчәкбез", - диде Лилия Маврина.

12 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов эш сәфәре белән Нурлат районына барды, анда ул районның «Без бергә»  иҗтимагый оешмаcының 3нче фестивалендә катнашты. Чара шәһәр мәдәният сараенда «бердәмлек белән яуланган Җиңү» символик девизы белән уза. Депутат билгеләп үткәнчә, фестивальнең пленар өлеше нурлатлыларның югары дәрәҗәдә гражданлык активлыгын күрсәтте.  «Районда 20дән артык иҗтимагый оешма эшләвен күрү сөендерә, аларның һәркайсы җәмгыятебез үсешенә зур өлеш кертә", - дип ассызыклады Мәгъзүм Сәлахов. Бу көнне шулай ук Мәгъзүм Сәлахов халыкны кабул итте һәм Нурлат районынындагы картлар һәм инвалидлар йортында булды.

12 ноябрьдә Россия Федерациясе сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республикасындагы оешмасы хисап-сайлау конференциясе узды, анда делегатлар соңгы еллардагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар һәм үз лидерларын сайладылар. Бу вазифаны алар яңадан Гөлнар Хөснетдиновага ышанып тапшырды. Конференция эшендә социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе» берлеге рәисе Елена Кузьмичева катнашты. Җыелганнар оешманың хисап чорындагы эшчәнлеге турында фикер алышты, төп юнәлешләргә – хезмәткәрләргә хокукый ярдәм күрсәтүгә, хакимият органнары белән конструктив диалогка һәм сәламәтлек саклау тармагында профактивның ролен арттыруга басым ясадылар.

12 ноябрьдә Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев «батырлык тартмасы» акциясенә кушылды һәм хастаханәләрдә һәм хосписларда озак дәвалану һәм тернәкләнү курсын узучы балалар өчен бүләкләр тапшырды. Акция «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары тәкъдиме белән уза. Кабул итү пунктлары партиянең региональ бүлекчәләрендә һәм иҗтимагый ярдәм штабларында 2 декабрьгә кадәр ачык. Акциядә һәркем катнаша ала. «Батырлык тартмасы»на карандашлар, фломастерлар, буяулар, китаплар, өстәл уеннары, завод савытындагы уенчыклар, иҗат җыелмалары салырга мөмкин. Җыелган бүләкләр медицина учреждениеләренә тапшырылачак.

10 ноябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка татарстанлылар торак һәм башка объектлар төзегәндә закон бозу очраклары мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.  

8 ноябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мөгаллимнәр һәм туган тел тәрбиячеләре өчен оештырылган «Туган тел фест - 2025» фестиваленең мактаулы кунагы булды. Фестиваль 2019 елдан бирле үткәрелә һәм республикабызның һәм башка төбәкләрендәге  прогрессив фикер йөртүче һәм талантлы педагогларын җыя.

7 ноябрьдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов Яшел Үзән районына эш сәфәре барышында Васильево бистәсендә В.И. Ленинга яңартылган һәйкәлләр ачуда катнашты. Җәй көне ике һәйкәлгә реставрация эшләре башланган булган. Объектларга косметик ремонт ясаганнар, тирә ягын чистартканнар. "Бүген бирегә хезмәт ияләре һәм якташлар - үз ватанының тарихын белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр җыелды. Безнең илебез һәрвакыт бәйсезлек яклы, без тыныч яшәргә телибез. Безнең бердәмлегебез һәм көчебез шунда!",- диде Хафиз Миргалимов. Васильево бистәсендә Ленин һәйкәле узган гасырның 50 нче еллары ахырында 2 нче мәктәп янында барлыкка килгән. Тагын бер һәйкәл «Васильевский» шифаханәсендә урнашкан.

7 ноябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов эш сәфәре белән Бөгелмә районында булды. Депутат Карабаш бистәсендә яшәүче  II төркем инвалид Минзөфәр Төхбатовның өенә барды. Рәгат Хөсәенов пенсионерның яшәү шартлары белән танышты, аның гаиләсенең яңа әгъзалары белән көнкүреш һәм социаль мәсьәләләр турында сөйләште. Гаилә Минзөфәр яшәү шартларын уңайлырак итү өчен душ кабинасы урнаштыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Мәсьәлә депутат тарафыннан контрольгә алынды. Шул ук көнне Рәгать Хөсәенов Бөгелмәдә гражданнарны кабул итте.

6-7 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов Ютазы районына эш сәфәре кылды, анда муниципаль район Советы утырышында катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү булды. Тәкъдим ителгән социаль-икътисадый үсеш программаларын караганнан соң, депутатлар Светлана Самонина кандидатурасын хуплап тавыш бирде.

4 ноябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Руслан Нигъмәтулин, Олег Николаев, Владимир Чагин Яр Чаллыда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Депутатлар шәһәр халкы, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре белән бергә «Ватан-ана» мемориалы янындагы vәңгелек утка чәчәкләр салды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International