"Татарча диктант – 2025": Казанда бөтендөнья акциясенең беренче көне узды

2025 елның 14 ноябре, җомга, 20:19

Татарстанда һәм дөньяның дистәләгән илләрендә миллионнан артык катнашучыны җыйган татар җәмәгатьчелегенең иң эре тел акцияләренең берсе булган «Татарча диктант» уза. Быел чара Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган. Акциянең үзәк мәйданчыгы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты булды, анда Каюм Насыйриның «Кабуснамә» әсәреннән өзек буенча диктантны 150 кеше язды. Акциядә Дәүләт Советы депутатлары, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары Ркаил Зәйдуллин һәм Данис Шакиров катнашты.

Акцияне гадәттәгечә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Милли музее һәм Казан федераль университеты оештырды.

Бүген залда күп кенә танылган шәхесләр җыелган иде: «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм башкалар.

Филология институты конференц-залы акцияне үткәрүнең төп мәйданчыгы булды, әмма диктантны бөтен җирдә  – мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә, яшьләр үзәкләрендә, Милли музейда һәм аның филиалларында  яздылар. Оештыручылар бөтен дөнья буенча 7 меңгә якын мәйданчык булуын әйтте. «7 меңнән артык мәйданчык  – бөтен татар дөньясы. Якын һәм ерак чит илләрнең 30дан артык илендә, Россия Федерациясенең 76дан артык төбәгендә, Татарстан Республикасының барлык районнарында», – дип белдерде Данис Шакиров.

«Кабуснамә»нең авторы – XIX гасырның бөек мәгърифәтчесе һәм галиме, һәм, әлбәттә, аның теле хәзерге татар теленнән бик нык аерыла. Шуңа күрә текст җиңеләйтелгән, «катлаулы» сүзләр өчен заманча синонимнар кулланылган.

« Текст бик җиңел, гәрчә Каюм Насыйри бераз архаик кеше булса да. Студентлар, интеллигенция, галимнәр өчен текст бик гади», – дип саный Ркаил Зәйдуллаин

Исегезгә төшерәбез, Россиянең башка төбәкләрендә диктантны иртәгә, 15 ноябрьдә, чит илләрдә 16 ноябрьдә язачаклар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International