Казанда халык язучысы Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узды

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе, 15:32

Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, берничә чакырылыш Татарстан парламенты депутаты булган Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган Хәтер кичәсе узды. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.

«Үз чорында, моннан бик күп еллар элек республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев болай дигән булган: «Туфан үзенең искиткеч мәгънәле әсәрләрен коеп кына тора». Безнең күз алдыбызда Туфан абый – туган тел, халкыбыз язмышы һәм яшәеше өчен җанын фида кылып, яшьнәп яшәгән шәхес. Кыюлык, ихласлык, үз кыйбласына мәңгегә тугрылык һәм халкын бик ярату кебек сыйфатлар аңа хас иде», – дип басым ясады Марат Әхмәтов.

Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсендә аның биографиясе нигезендә нәфис фильм төшерү тәкъдиме яңгырады. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, фильмны төшерүгә ярдәм күрсәтеләчәк.

«Туфан Миңнуллин – язучы булуы белән беррәттән бик тынгысыз яшәгән артист та. Заманында Камал театрының баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов шундый сүзләр әйткән: «Әгәр Туфан булмаса – татар театры ятим булыр иде. Инде безнең Туган телләрне саклау комиссиясе дә Туфан аганың иҗатын гомерлек итү максатыннан, аның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча бер-ике ел элек тулы метражлы анимацион фильм төшерде. Татарстанда Туфан ага Миңнуллин биографиясе буенча нәфис фильм төшерергә кыюлыгы булган режиссёрлар һәм сценаристлар бар икән, без комиссия исеменнән бу мөрәҗәгатьне кабул итеп тормышка ашырырга әзер», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Кичәдә спектакльләрдән өзекләр, Туфан Миңнуллин чыгышлары төшерелгән видеоязма фрагментлары күрсәтелде, сәхнәдән танылган артистлар башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International