Марат Әхмәтов: «Гаилә фермаларына ярдәм итү буенча югары технологияле проектлар эшләргә кирәк»

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе, 16:16

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советы утырышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, ун ел элек республика Дәүләт Советы тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында закон кабул ителгән. Бүгенге көндә Татарстанда авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып баручы 401 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык эшли. 2024 елда фермерлар 105,7 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергәннәр. Бу республиканың барлык категория хуҗалыклары җитештерә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең өчтән берен (30,2%) тәшкил итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 23% сөт, 22% ит, 85% бәрәңге, 64% яшелчә җитештерелә. «Республика шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе бәясе буенча илдә 5 урында тора, – дип ассызыклады министр урынбасары. – Шәхси хуҗалыкларның эш нәтиҗәләре ил күләмендә моңарчы күрелмәгән бюджет ярдәменә бәйле. 2025 елда Татарстанда аларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 612 млн.сум бүлеп бирелде, шуның 592 млн. сумы инде үзләштерелгән, ягъни 97%».

Республика күрсәтә торган ярдәм кысаларында чыгымнарның бер өлеше биш юнәлеш буенча субсидияләнә: сыерлар һәм кәҗәләр асрау, сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү, өч яшьтән зуррак бияләр асрау, нәселле таналар һәм бер тапкыр бозаулаган таналар сатып алу, шулай ук нәни чебешләр сатып алу. «2025 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә 70 млн сум акча каралган. Субсидия 5 сыердан торган кече фермаларга 500 мең сум исәбеннән, 8 сыердан торган сөт фермасына 1 млн сум исәбеннән түләнә. 2025 елда 79 шәхси ярдәмче хуҗалык 69,5 млн сумга субсидия алды, лимитның 99%ы, – дип сөйләде Марсель Мәхмүтов. – Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә сыерлар санын 350 башка арттыру планлаштырыла. Акча алучылар белән булган терлекләрне 5 ел дәвамында саклап калу турында йөкләмәләр имзаланды».

Ул шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр алуга гаризаларны өстәмә сайлап алу дәвам итүен билгеләп үтте. Мини-фермалар төзүгә заявкалар 28 ноябрьгә кадәр кабул итәчәк, ә нәселле таналар, бер тапкыр бозаулаган таналар, шулай ук кошлар сатып алуга 28 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр җыю планлаштырыла. «Шунысын да билгеләп үтәсем килә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең барлык чаралары да кире кайтару характерында. Субсидия алу өчен азыкка, азык өстәмәләренә һәм мини-фермалар өчен төзелеш материалларына чыгымнарны раслый торган документлар тапшырырга кирәк. Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша электрон рәвештә тапшырыла, бу дәүләт ярдәмен күрсәтүнең гади, үтә күренмәле һәм оператив процессын гарантияли», – дип йомгаклады сүзен Марсель Мәхмүтов.

Фикер алышу барышында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов муниципаль районнарда өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы мини-фермаларның җитештерү динамикасы белән кызыксынды. «Динамикага килгәндә, кызганычка каршы, республикада 2019-2024 елларда сыерлар саны 25 мең башка кимегән. Шул ук вакытта программада катнашучылар уңай динамика күрсәттеләр, мәсәлән, 1217 кече ферма төзелде, бу 5349 сыерга артуны тәэмин итте» , – дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов профильле министрлыкка шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең яңа юнәлешләрен өйрәнергә тәкъдим итте, мәсәлән, моноазык сатып алуны субсидияләү, шулай ук гаилә фермалары буенча югары технологияле проектлар булдыру мөмкинлеген карарга кирәк. Марат Әхмәтов фикеренчә, авылларда халык елдан-ел картая бара, әмма хәзердән үк мини-фермаларны, терлекләр санын саклап калу өчен бу юнәлешне җиңеләйтү һәм системалаштыру турында уйларга кирәк. «Әле берничә ел элек кенә без тирес чыгаруны  механикалаштырга, сөтүткәргечләр уздырырга тәкъдим иткән идек, – диде Марат Әхмәтов. – Мәсәлән, 5-8 сыер асраучыларга ярдәм итәргә кирәк. Менә бу мәсьәләне өйрәнеп карагыз һәм гаилә фермалары, микрофирмалар буенча шундый югары технологияле проектлар эшләгез. Республика Рәисе бу мәсьәләне атналык киңәшмәләрдә күтәрә, һәм без савым көтүен ничек саклап калу турында уйларга тиеш».

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, үз чиратында, республика авыл хуҗалыгы министрлыгына төбәкләрдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча уңай практикаларга мониторинг үткәрергә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү мәсьәләләрен җайга сала торган норматив хокукый актларга анализ ясарга һәм, өстәмә хокукый җайга салу кирәклеге ачыкланганда, тиешле норматив хокукый актлар кабул итәргә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International