«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме утырышы булды

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 09:45

Бүген парламентта Дәүләт Советының уналтынчы утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды. Парламентарийлар республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында яңгыраган тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар төркемнең 2026 елга эш планы турында фикер алыштылар. Утырышны «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

Утырыш барышында «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына сайлаулар ничек узуы турында сөйләде. Алсу Тарханова билгеләп үткәнчә, вәкиллекле органнарга депутатлар сайлауда «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтеннән 159 депутат сайланган, алар арасында алтысы  – махсус хәрби операциядә катнашучы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International