Конституция советының вәкаләтләре киңәйтелә

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:32

Бүген Конституция советы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны тәкъдим итеп, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов закон Татарстан Республикасы Конституция советы эшчәнлеген камилләштерү, аның вәкаләтләре өлкәсен киңәйтү максатларында эшләнгәнлеген билгеләп үтте.

«Гражданнар, оешмалар, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының мөрәҗәгатьләре буенча бәяләмәләр чыгару юлы белән республиканың һәм җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларын Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәвенә тикшерү Конституция советы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора» , – дип искәртте Юрий Камалтынов. 

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Конституция советы норматив хокукый актлар мониторингын гамәлгә ашыру инициаторы була алмый, аның эш күләме сорау яки мөрәҗәгать булуга бәйле. «Конституция советына мөрәҗәгать итү характерына бәйле булмаган норматив хокукый актларны мониторинглауны гамәлгә ашыру вәкаләте бирелмәү факты күп очракта Конституция советның мөмкинлекләрен чикли һәм әлеге дәүләт органы алдына куелган максатларга ирешүгә, атап әйткәндә, Татарстан Республикасында конституциячел законлылыкны ныгытуга комачаулый дип уйлыйбыз», – дип аңлатты Юрий Камалтынов.

Закон Конституция советына республиканың норматив хокукый актларына, җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларына аларның Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәвен мониторинглау хокукын бирә. «Моннан тыш, Конституция Советы бәяләмәләрен кабул итү практикасы норматив хокукый актны йә аларның аерым нигезләмәләрен караганда, Конституция Советы еш кына үз бәяләмәләрендә хокукый җайга салуны яки хокук куллану практикасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирә», – дип белдерде парламент Рәисе урынбасары.

Кабул ителгән закон Конституция советының Татарстан Республикасы норматив хокукый актын, муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органының норматив хокукый актын яки аның аерым нигезләмәләрен карап, Конституция советы еш кына хокукый җайга салуны яисә хокук куллану тәҗрибәсен камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирә. Шулай ук күрсәтелгән статьяда мондый бәяләмәләр ул норматив хокукый актны кабул иткән орган (вазыйфаи зат) тарафыннан мәҗбүри каралырга тиешлеген билгели.

Закон тарафыннан  «Татарстан Республикасы Конституция советы турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына да үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә, анда Конституция советы тарафыннан кертелә торган докладның Татарстан Республикасында конституциячел законлылык турында түгел, ә Конституция советының үз эшчәнлеге турында булуы билгеләнә.

Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр Конституция советының эшчәнлек нәтиҗәләре буенча әзерләнде һәм аның эшчәнлеген хокукый җайга салуны камилләштерү, шулай ук яңа дәүләт органы эшчәнлегенең үтемлелеген арттыруга юнәлдерелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International