Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм мәсьәләләре «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең игътибар үзәгендә

2025 елның 28 ноябре, җомга, 14:48

Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты мәйданчыгында көн дәвамында Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде. Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын- кыз депутатлар депутат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Ольга Воронова, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Елена Кузьмичева, Рима Мөхәммәдшина һәм Алсу Надршина, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы,  профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде. Депутатларга һәм белгечләргә ярдәм һәм консультация сорап республиканың утызлап  кешесе мөрәҗәгать итте. 

«Без инде күп еллар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә кайнар линия үткәрәбез. Чараларның тематикасы һәрвакыт төрле, әмма һәрвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән, – диде Лилия Маврина. – Бүгенге кайнар линия махсус операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә багышланган. Ул бу темага багышланган беренче кайнар линия түгел. Мәсьәләләр кала, һәм без аларны бергәләп хәл итәбез».

Лилия Маврина мөрәҗәгатьләр санының тотрыклы булып калуына игътибар итте, бу гамәлдәге проблемаларның акрынлап хәл ителүен күрсәтә. Аның әйтүенчә, бүген дәүләт хезмәтләренең бөтен эшчәнлеге нәкъ менә махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Гражданнар тарафыннан еш яңгыраган мөрәҗәгатьләр арасында Дәүләт Советы Секретаре хәбәрсез югалган дип танылган хәрби хезмәткәрләрнең статусына, пенсия белән тәэмин итүгә һәм медицина хезмәте күрсәтүгә бәйле мәсьәләләрне билгеләп үтте. «Без кайнар линия вакытында мәсьәләләрне озакка сузмыйча кичекмәстән хәл итәргә тырышабыз, бигрәк тә телефоннан оператив рәвештә фикер алышу мөмкинлеге булса», – диде ул.

Лилия Маврина шулай ук гражданнарның кайбер катлаулы хәлләрне хәл итү өчен законнарга үзгәрешләр кертү кирәклеген акрынлап аңлый башлаулары турындагы күзәтүләре белән уртаклашты. Ул ирекле рәвештә махсус хәрби операциягә китеп һәлак булган хәрбинең әнисенә,  мобилизацияләнгән солдатның әнисе алган пенсиядән шактый түбән булган пенсия билгеләнү уңаеннан килгән мөрәҗәгатьне мисал итеп китерде. «Эшкә алдык, Дәүләт Думасы депутатлары белән бергә хәл итәчәкбез, чөнки бу мәсьәләне җайга салу федераль законнар белән гамәлгә ашырыла», – дип  белдерде Лилия Маврина.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская ассызыклаганча, Ватанны саклаучылар һәм махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына аерым мөнәсәбәт елы кысаларында мондый кайнар линияләрне үткәрү традициягә әйләнгән. Ул анда катнашучы ведомстволарга рәхмәт белдерде. «Бүген ТР муниципаль берәмлекләреннән һәм шәһәрләреннән утызлап сорау килде. Сораулар махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш эшчәнлегенә кагыла, аларның кайберләре инде сәламәтлекләре буенча өйдә һәм билгеле бер дәрәҗәдә инвалидлык алган. Сорауларның күбесе медицина хәрби-табиб комиссиясе узу белән бәйле», – диде Сәрия Сабурская.

Аның сүзләренә караганда, быел Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына шундый меңгә якын мөрәҗәгать кергән, аларның барысы да профильле министрлыклар белән берлектә карала. «Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән тыгыз элемтәдә торабыз, чөнки хәбәрсез югалганнар турында сораулар бар, бу юнәлеш буенча эш алгоритмы төзелгән, һәм без аның буенча эшлибез», – диде ул.

Кайнар линиягә сораулар хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның үзләреннән дә, аларның гаилә әгъзаларыннан да, һәлак булганнарның туганнарыннан да килде. Төп юнәлешләр арасында — пособиеләр түләү, ташламалар алу, гаиләләргә ярдәм итү.

«Без һәр проблемага оператив җавап бирергә, мөрәҗәгатьләрне җентекләп карарга һәм тулы җаваплар бирергә тырышабыз, – дип ассызыклады «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Ольга Воронова. – Күп кенә гаиләләр безгә түләүләр һәм ташламалар турындагы сораулар белән даими мөрәҗәгать итәләр, бигрәк тә инде хезмәтне тәмамлаучылар. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе хәрби хезмәт узу чорын һәм гомуми хезмәт стажын яклауга кагыла».

Моннан тыш, Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, өйләренә кайтканнарны эшкә урнаштыру белән бәйле вәзгыять аеруча әһәмияткә ия. «Махсус хәрби операция ветераннарын элеккеге эш урынына кайтару, яңадан һөнәри әзерләү яки яңа компетенцияләр алу оператив карау таләп итә торган актуаль мәсьәләгә әверелә», – диде  Ольга Воронова.

«Иң мөһиме –  килеп туган мәсьәләләрне   оператив хәл итү һәм гражданнарга консультация бирү, – дип  басым ясады Ирина Терентьева. – Карарларны билгесез вакытка кичектереп торуга караганда тизрәк эш итү яхшырак. Без фикер алышулар барышында конкрет проблемаларны чишү юлларын эзләүгә игътибарыбызны юнәлтәбез, һәм бу кайнар линия эшенең гаять зур кыйммәте. Барысын да бары тик гамәлдәге законнар кысаларында, халкыбызга ярдәм итеп эшлибез».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International