Фәрит Мөхәммәтшин: «Балкыш» фестивале республиканың мәдәни тормышында лаеклы урын алды»

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе, 12:06

Бүген Дәүләт Советында ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») IX Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең оештыру комитеты утырышы узды, анда фестиваль хәрәкәтенең чираттагы циклына старт бирелде. Зона этабы 2026 елның мартыннан апреленә кадәр узачак, йомгаклау этабы киләсе елның маенда булачак һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Республика ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының 40 еллыгына багышланачак. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, ТР ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») үзешчән башкаручылар фестиваленең оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

«Балкыш» фестивале Татарстанда өлкәннәргә ярдәм итү буенча иң зур иҗади проект булып тора, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. – Кыска гына вакыт эчендә фестиваль республиканың мәдәни тормышында үзенең лаеклы урынын тапты һәм халык арасында танылды, зур абруй казанды».

Парламент җитәкчесе фестивальнең республикада зур әһәмияткә ия булуына һәм популярлыгына басым ясады. Бу үзешчән ветераннар коллективларының һәм аерым катнашучыларның профессиональ башкару осталыгының үсүе белән раслана. Фестиваль хәрәкәтенең географиясе еллан ел киңәя, катнашучылар саны да арта.

Әйтик, 2012 елда беренче фестивальдә 3,5 меңгә якын ветеран катнашса, сигезенче «Балкыш» («Сияние») фестивале үзләренең концерт мәйданчыкларында инде 25 меңнән артык башкаручыны җыйган. Зона смотрларында 3,8 мең кеше катнашкан. Төп жюри 600дән артык номер караган, һәр икенче кеше дип әйтергә була,  лауреат булган. Гомумән алганда, сигез фестивальдә 125 меңнән артык кеше катнашкан.

«Концерт мәйданчыкларында сәләтле җырчылар, биючеләр, музыкантлар, шагыйрьләр, үзешчән хор һәм фольклор коллективлары, төрле милләт, һөнәр һәм дин тотучы татарстанлыларның өлкән буынын тәкъдим итүче ансамбльләр чыгыш ясады», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.   

Фестивальнең иң өлкән катнашучысы – 98 яшьлек ветеран, Бөек Ватан сугышы ветераны, Теләче районыннан Алексей Писарев.

«Балкыш» фестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, муниципаль хакимият, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре ярдәмендә үткәрелә.

Узган ел фестивальдә Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Спас, Тукай, Чисополь, Ютазы муниципаль районнары,  шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре аеруча актив катнашкан.

Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков ветераннар җәмәгатьчелегенең барлык вәкилләре исеменнән Фәрит Мөхәммәтшинга күп еллар дәвамында фестиваль хәрәкәтен үстерүгә, аны уздыруга ярдәм итүе өчен  рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, фестиваль республикада яшәүче төрле милләт кешеләрен берләштерүче мөһим чара булып тора. «Төрле милләт кешеләре фестивальдә актив катнашалар, бер-берсенең традицияләренә хөрмәт һәм кызыксыну күрсәтәләр. Мәсәлән, рус хор коллективлары татар җырларын, башка халыклар телендә җырлар башкаралар. Сәнгать халыкларны берләштерә», – диде Хәбир Иштирәков.

Быел да «Балкыш» фестивале өч этаптан торачак. Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, беренче сайлап алу туры муниципалитетларда узачак, икенче, зона этабы, анда лауреатлар билгеләнәчәк, быел март - апрель айларында җиде зона үзәгендә (Казан, Кукмара, Әлмәт, Буа, Арча, Яр Чаллы шәһәрәрләрендә һәм шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсендә) узачак.

Хәбир Иштирәков муниципаль дәрәҗәдә зона этабын мөстәкыйль, тулы масштаблы республика чарасы буларак оештырырга кирәклегенә басым ясады. Ул район этапларына солистлар яисә иҗат коллективларын сайлап алу турыдан-туры җирле конкурслар кысаларында барган очракларны искә төшерде.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышка йомгак ясап, катнашучылар арасында фестивальнең мөһимлеге һәм зарурлыгы елдан-ел арта баруын әйтте. Оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, парламент җитәкчесе чаралар географиясен киңәйтергә, күрше төбәкләргә концертлар белән чыгарга кирәк дип белдерде. «Без республикабызның уникальлеген күрсәтергә тиеш, чөнки Татарстанда 175 милләт вәкиле яши. Мондый фестивальләр аша без бердәмлекне, үзара аңлашуны ныгытабыз, халыкларыбызның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклыйбыз. Моннан тыш, мондый фестивальләр ветераннарыбызга күбрәк аралашырга, республиканың иҗтимагый тормышына активрак керергә мөмкинлек бирә», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

Оештыру комитеты утырышында Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International