Татарстан һәм Донецк Халык Республикасы парламентлары парламентара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе, 17:43

Бүген Мәскәүдә, РФ ФС Дәүләт Думасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Донецк Халык Республикасы Халык Советы белән Парламентара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды. Документка төбәк парламентлары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Кузьмин кул куйды. Бу Татарстан һәм ДХР парламентарийлары тарафыннан имзаланган беренче хезмәттәшлек турында килешү.

Килешү парламентара багланышларны үстерүне активлаштырырга, закон чыгару һәм хокук куллану өлкәләрендә депутатларның үзара хезмәттәшлеген тагын да киңәйтергә ярдәм итәргә тиеш. Моннан тыш, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә закон чыгару инициативаларын керткәндә бердәм позиция булдыру, илнең бердәм хокукый кырын гармонияләштерү өчен төбәк парламентларының тыгыз хезмәттәшлеге кирәк.

«Яклар иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадый һәм мәдәни өлкәләрдә Татарстан Республикасы белән Донецк Халык Республикасының тигез хокуклы мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү өчен закон чыгару нигезен камилләштерү максатларында парламентара хезмәттәшлекнең барлык рәвешләрен үстерә», – дип язылган килешүдә.

Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы чара нәтиҗәләрен шәрехләп, яңа регионнар кушылганнан соң Татарстан бу территорияләрне торгызуга актив кушылды, республикага шефлыкка Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре беркетелде, дип басым ясады. Татарстан бу шәһәрләрдә яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә, гуманитар йөкләр җибәрә, социаль объектларны торгызуда һәм интеграция бурычларын хәл итүдә катнаша.

«Бүген Закон чыгаручылар советы чаралары кысаларында без ДХР Халык Советы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаладык. Үз ягымнан, коллега-депутатлар исеменнән белдерәм: без киләчәктә дә яңа регионнардагы коллегаларыбызга тиешле ярдәм күрсәтергә әзер», – дип йомгаклады сүзен парламент җитәкчесе. 

«Татарстан белән Донецк Халык Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә, җылы һәм тугандаш, – дип билгеләп үтте Константин Кузьмин. –  Без күп кенә закон проектлары өстендә бергәләп эшлибез инде. Килешүгә кул куеп, без бер-беребезгә тагын бер адым ясадык.  Донецк Халык Республикасының Россия белән яңадан берләшүе – чыннан да тарихи вакыйга. Һәм Мин Татарстанга зур ярдәм күрсәткәне, һәрвакыт туганнарча ярдәм кулын сузганы өчен рәхмәтлемен. Без бергәләп зур ил файдасына бер уртак эш эшлибез».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International