СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
Авылның актив кешеләренә һәртөрле ярдәм күрсәтү һәм авыл халкының хезмәт активлыгы офыкларын киңәйтү мөһим. Бу хакта республиканың көньяк-көнбатыш районнары фермерлары, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре белән очрашу барышында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов белдерде. Бүген Буа муниципаль районында авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә узды. Май аенда мондый очрашулар республиканың Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Арча районнарында узган иде.
28
май, 2026 ел
Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән аз хәрәкәтләнүчән гражданнар өчен шәһәр инфраструктурасы объектларыннан файдалана алу мәсьәләләре –республика парламентарийларының игътибар үзәгендә. Бүген Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина, Алексей Созинов, Ольга Воронова, Данис Зарипов, шулай ук РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Иске Татар бистәсенең мәдәни истәлекле урыннарына рейд үткәрделәр, Каюм Насыйри урамы буйлап йөрделәр һәм казанлылар һәм башкала кунаклары яраткан бу җәяүлеләр урамының сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булуын бәяләделәр, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклаучы республика законнары тулысынча үтәләме-юкмы икәнен ачыкладылар. Карау нәтиҗәләре турында Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» махсус территориясе префектурасы бинасында узган түгәрәк өстәл утырышында фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар «Геройлар таянычы» ресурс үзәгендә булдылар һәм махсус операция ветераннары белән очраштылар.
28
май, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Буа муниципаль районында эш сәфәрендщ, ул авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча йомгаклау семинар-киңәшмәсендә катнаша. Утырыш башланганчы Марат Әхмәтов агач эшкәртү цехы белән танышты, минераль ашламалар һәм ит эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кооперативларында булды.
27
май, 2026 ел
Бүген иртән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казан шәһәренең Кол Шәриф мәчетендә узган Корбан гаете намазында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ