Җәмәгать судьялары сайланды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 11:06

Бүген парламентның унҗиденче утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме белән (аның карары белән комитет рәисе Александр Чубаров таныштырды) парламентарийлар Татарстан Республикасы Кукмара суд районы буенча 1 нче суд участогына  вәкаләтләр чоры чикләнмәгән вакытка Фәттахова Фидалия Фәрит кызын җәмәгать судьясы итеп сайладылар.

Казан шәһәренең Яңа Савин  суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару бер елга отставкадагы судья Зәйнетдинов Раян Мансурҗан улына йөкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International