Дәүләт Советы утырышында республиканың сәламәтлек саклау системасын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 12:40

Бүген Дәүләт Советында унҗиденче утырыш кысаларында депутатларга Министрлар Кабинетыннан гражданнарның сәламәтлеге торышы турында мәгълүмат бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев чыгыш ясады.

Республика Россия субъектлары арасында халык саны буенча сигезенче урында тора, хатын-кызлар күбрәк. Барлык авырулар структурасында иң зур өлешне кан әйләнеше системасы, сөяк-мускул системасы, сулыш һәм ашкайнату органнары авырулары тәшкил итә. «Хроник авыруларның иң күп таралуы эшкә яраклы яшьтәге өлкәнрәкләргә туры килә анда һәркайсында уртача 2-3 хроник авыру бар. Балалар һәм яшүсмерләрдә хроник авыруларның киң таралуы да игътибарны җәлеп итә», – дип билгеләп үтте Альмир Абашев.

Бүгенге көндә  республикада авыл халкына медицина ярдәме 43 үзәк район хастаханәсе көче белән башкарыла, аларның составында 1 мең 663 ФАП эшли. Аларның 334 е капиталь ремонтка мохтаҗ. 2026 елда 16 районда 33 ФАПны 150 миллион сумга ремонтлау планлаштырыла. Республикада 27 күчмә мобиль комплекс эшли, шуларның 5 се – мобиль поликлиникалар, алар ярдәмендә авылга югары технологияле медицина үзәкләре белгечләре чыга.

«Быел алар 90 меңгә якын кеше кабул итте, – дип белдерде Альмир Абашев. – Соңгы 5 ел эчендә мобиль поликлиникалар 775 торак пунктка барып, 190 мең пациентны тикшерделәр, 326 мең кеше кабул ителде, 25 мең 145 яңа авыру ачыкланды».

Сәламәтлек саклау министры һәр баланың уртача 1-2 хроник авыруы булуын билгеләп үтте. Сулыш, ашкайнату һәм күз органнары авырулары иң зур өлешне алып тора. Шул ук вакытта балалар үлеме күрсәткечләре ел саен кими.

«Өлкән яшьтәге балаларның үлем сәбәпләре структурасында йогышлы авырулар, ашкайнату, сулыш органнары, эндокрин система авырулары өлеше кимеде, – дип сөйләде Альмир Абашев. – Моңа хроник авырулы балаларны вакытында диспансер күзәтүе һәм скрининглар һәм профилактик тикшерүләр этабында иртә диагностика ясау хисабына ирешелде. 2025 елда профилактик тикшерүләр барышында балаларда беренче тапкыр 200 меңгә якын авыру ачыкланды».

Халык арасында үлүчеләр санын киметүдә профилактик чаралар төп инструмент булып кала, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры. 2025 елда республика халкының яртысы диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, профилактик эшнең планлы күләмнәре 2019 ел белән чагыштырганда 2 мәртәбә арткан.

«2025 елда беренче тапкыр профилактик чаралар барышында 108 меңнән артык авыру ачыкланды, аларның 85% ы диспансер күзәтүенә алынды, – дип сөйләде депутатларга Альмир Абашев. – 1 мең 524 яман шеш очрагы расланды. Тикшерелгәннәрнең 20% тан артыгы гына сәламәт дип танылды. Өстәмә рәвештә һәр 10 нчы кешенең теге яки бу авыру үсеше куркынычы ачыкланды».

Министр шулай ук медицина инфраструктурасын үстерү турында сөйләде. 2025 елда республикада 10 миллиард сумнан артык суммага 288 сәламәтлек саклау объекты төзелгән һәм ремонтланган, 2 мең 330 берәмлек җиһаз һәм 180 берәмлек автотранспорт сатып алынган.

Татарстанда, дәүләт статистикасының оператив мәгълүматларына караганда, барлыгы 15 меңнән артык табиб һәм 38 мең урта медицина хезмәткәре эшли.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International