Фәрит Мөхәммәтшин "Зенит-Казан" волейболчыларына:"Сез илебез волейболында үз лидерлыгыгызны кабаттан исбатладыгыз".

2025 елның 27 декабре, шимбә, 11:31

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары адресына команданың Россия Суперкубогы-2025тә җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Исегезгә төшерәбез, кичә Санкт-Петербургта Казанның «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубы финалда 3-1 исәбе белән Новосибирскиның «Локомотив»ын җиңде.

«Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе исеменнән һәм шәхсән Сезне һәм бөтен командабызны финалда искиткеч җиңүләре белән чын күңелдән котлыйм! Безнең егетләр киеренке көрәштә зур уңышларга ирештеләр һәм, унбер тапкыр Россия Суперкубогы ияләре булып, илебез волейболында үзләренең лидерлыкларын кабат исбатладылар. Югары профессиональ уен, команда рухы һәм уенчыларның фидакарьлеге, тренерлык осталыгы, клубның барлык әгъзалары тарафыннан башкарылган зур хезмәт иң югары бәягә лаек. Без сезгә Җиңүнең бәхетле мизгелләре, Татарстан волейболы тантанасы өчен рәхмәтле», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин котлау телеграммаларын «Зенит-Казан» волейбол командасы баш тренеры Алексей Вербов һәм «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков адресына юллады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International