Дәүләт Советы депутатлары хәрбиләрне Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе, 17:56

Казан хәрби госпитальләренең берсендә дәваланучы хәрбиләр өчен Яңа ел алдыннан  бәйрәм концерты булды.

Хәрбиләр алдында һәркемгә яхшы таныш һәм якын булган патриотик җырлар һәм музыкаль композицияләр башкарган иҗат коллективлары чыгыш ясады. Концерт программасы тамашачыларга уңай тәэсирләр бүләк итте һәм барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Хәрби госпитальгә Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Бердәм Россия»нең Татарстан  төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов бардылар.

«Бүген, Яңа ел алдыннан, без хәзерге вакытта  дәваланучы егетләребезгә рәхмәт әйтергә килдек», – диде  ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Кунаклар сугышчылар белән аралаштылар, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, хәрбиләргә батырлыклары, ныклыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерделәр, тизрәк сәламәтләнүләрен, иптәшләре һәм гаиләләре янына кайтуларын теләделәр. Бердәмроссиялеләр шулай ук сугышчыларга бүләкләр тапшырды.

«Бу көнне чарада катнашучыларның барысыннан да яңгыраган төп теләк – безнең сугышчыларыбыз мөмкин кадәр тизрәк терелсен, көч тупласын һәм Яңа елны илебез һәм җәмгыять тарафыннан игътибар тоеп каршы алсын», – диде Ольга Воронова.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International