Фәрит Мөхәммәтшин Самина, Сабина һәм Ранель Вафиннарның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды

2025 елның 30 декабре, сишәмбе, 13:33

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшәүче күпбалалы Вафиннар гаиләсендәге балаларның Яңа ел теләкләрен чынга ашырды. Ун яшьлек Самина велосипед турында хыялланган, ә җиде яшьлек Сабина биергә ярата һәм үзенә бүләккә бию келәме сораган.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук аларның ике яшьлек энеләре Ранельгә дә тәм-томнар тутырылган капчык бүләк итте.

Балалар үзләренең теләкләре турында «Теләкләр чыршысы» сайтында Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында язган иделәр.  Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан аларның теләкләре язылган открыткаларны алды.

«Яңа ел белән! Бәхетле булыгыз», – дип котлады балаларны парламент җитәкчесе.

«Рәхмәт! Алар бу хакта күптән хыялланалар иде», – дип рәхмәт белдерде Фәрит Мөхәммәтшинга балаларның әнисе Ләйсән Исмәгыйль кызы.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2018 елдан бирле бөтен Россия буенча гамәлгә ашырыла һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International