Депутатлар яшь татарстанлыларның яңа ел теләкләрен үти

2025 елның 30 декабре, сишәмбе, 14:24

Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында балалар язган яңа ел хыялларын һәм теләкләрен тормышка ашыра.

«Теләкләр чыршысы» кысаларында махсус операциядә катнашучыларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, ятим, аз керемле гаиләләрдәг, шулай ук ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә, Белогород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә яшәүче балаларның хыялларын тормышка ашырырга мөмкин иде.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Казаннан алты яшьлек Җәлил белән сигез яшьлек Сәидәнең Яңа ел теләген үтәргә булышты, алар Кыш бабайдан сюрприз бүләк сораганнар. Малай рәсем ясарга ярата, ә кыз төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә. Депутат балаларга кул эшләре һәм иҗат товарлары кибетенә сертификатлар һәм баллы бүләк тапшырды.  

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов курчак турында хыялланган биш яшьлек Айлинәнең теләген үтәде.

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина өч яшьлек Эвелинага интерактив курчак, унбер яшьлек Полинага чигү җайланмалары һәм унөч яшьлек Амелиягә рәсем ясау өчен җыелма бүләк итте. “Кзларның һәрвакыт могҗизаларга ышануларын телим!",- диде Лилия Николаевна.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев бүләк-сюрприз турында хыялланган Минзәлә районыннан тугыз яшьлек Лев Басковның хыялын тормышка ашырды. Депутаттан ул һәм аның абыйсы татлы бүләкләр һәм уенчык танклар кабу итеп алдылар.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән районында тугыз яшьлек Романда кунакта булды һәм аңа күптән көтелгән бүләк – телескоп тапшырды. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән малай йолдызларны өйрәнергә хыяллана.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте Комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылды һәм Мөслим районыннан ун яшьлек Нариманның хыялын тормышка ашырды.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов Мелисса Гутеневаның Кыш бабайдан сораган бүләген алып бирде. Депутата аңа балалар товарлары кибетенә сертификат тапшырды. Шулай ук Алексей Созинов  "өлкән буын өчен Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе кысаларында коляскада йөрүче инвалид кызын тәрбияләүчен Зөлфия Кәримованың хыялын тормышка ашырды. Алексей Созинов пенсионерга электр Кофе тарттыргыч һәм татлы ризыклар бүләк итте.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Кама Тамагы районының Антоновка авылында яшәүче күп балалы Ренат һәм Айгөл Шәйхәйдәровлар гаиләсендә булды, һәм аларны яңа ел белән котлады. Алар биш бала тәрбияли. Депутат аларга татлы бүләкләр тапшырды.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Кыш бабайдан бүләккә электр самокаты алырга теләгән унөч яшьлек Рөстәмнең хыялын тормышка ашырды. Моннан тыш, депутат Олы Әтнә авылыннан җиде яшьлек Ралия Нигъмәтҗанованы Яңа ел белән котлады һәм аңа портатив колонка тапшырды, ә Кызыл Утар авылыннан ун яшьлек Гомәр Ибраһимовка куртка бүләк итте.

Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казан шәһәренең күп балалы гаиләсендәге балаларның хыялларын тормышка ашырды. Ул биш яшьлек Амелиягә һәм аның абыйларына татлы бүләкләр һәм кибеткә сертификат бүләк итте.

Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов биш яшьлек Миа һәм аның энесе Матвейның конструктор һәм иҗат өчен җыелмалар алу хыялын тормышка ашырды. Депутат шулай ук балаларга тәм-томнар бүләк итте.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Баулы шәһәреннән сигез яшьлек Эльмир Шаһвәлиевнең Яңа ел теләген үтәде. Икенче сыйныф укучысы-шат күңелле малай, укырга ярата. Аның иң зур хыялы - сәламәт булу. Ул Кыш бабайдан бүләккә уенчык хәрби техника сораган. Депутат аңа "хәрби вертолет"конструктор тапшырды. Рәгать Хөсәенов шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларга уенчыклар тапшырды.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев шулай ук «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен хуплады һәм биш яшьлек Марта Мартыновага балалар кибетенә сертификат бүләк итте. Кыз укырга ярата һәм иҗат белән шөгыльләнә.

Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллыдан 15 яшьлек Даринаның теләген чынга ашырды. Кыз чыбыксыз колакчыннар турында хыялланган.  Дарина 75 нче махсус балалар өчен мәктәптә укый һәм театр студиясендә шөгыльләнә. Депутат шулай ук Тукай районыннан 11 яшьлек Ясминәнең хыялын тормышка ашырды. Кыз ашарга пешерергә ярата. Ясминә Чаллының 88нче начар ишетүче балалар өчен мәктәптә  укый. Бүләкне мәктәптәге Яңа ел тамашасында тапшырдылар, анда Ясминә «Золушка» спектаклендә роль башкарды.

Депутат Евгений Солтанов җиде яшьлек Павелга видеоуеннар өчен приставка бүләк итте. Эдвард Абдуллаҗанов Марианнаның хыялын тормышка ашыра һәм аңа конструктор тапшыра.

Хәйрия акциясенә Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов та кушылды, ул сигез яшьлек Айнурга колонка бүләк итте. Депутат Ренат Вәлиуллин кечкенә Алексейның теләген тормышка ашырды һәм аңа уенчык кухня бүләк итте. "Һәр баланың теләге тормышка ашсын!", - дип теләде ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International