Закон үз көченә керде

2025 елның 30 декабре, сишәмбе, 14:30

Дәүләт Советының унҗиденче утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Кайбер законнар махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, ташламалар шулай ук эшмәкәрләргә һәм бизнеска кагылачак, ә быел республика бюджетына кергән өстәмә акчалар социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыруга тотылачак. Хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендәге законнарга да үзгәрешләр кертелде. Тулырак – безнең  «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.

Бюджетка өстәмә рәвештә кергән 21,4 млрд сум социаль юнәлешле программаларны гамәлгә ашыруга һәм инфраструктураны үстерүгә юнәлдереләчәк

24 декабрьдә «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 86-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

Закон 2025 елга Татарстан Республикасы бюджеты параметрларын төгәлләштерә. Быел республика бюджетының керем өлеше 21,4 млрд сумга арттырылды, шул исәптән оешмалар табышына салымнан кергән керемнәрнең сизелерлек артуы исәбенә.    

Республика бюджетының чыгым өлеше дә 21,4 млрд сумга арттырылды. Өстәмә акчалар өстенлекле бурычларны хәл итүгә – социаль әһәмиятле, фәнни, мәдәни һәм спорт программаларын гамәлгә ашыруга, җәмәгать транспортын һәркем өчен уңайлы итүгә, инфраструктураны үстерүгә, шулай ук объектларны ремонтлауга юнәлтелә. Илкүләм проектлар кысаларындагы чараларга, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын үстерүгә, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.

Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, 2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре 597,8 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 615,1 млрд сум.   Бюджет кытлыгы параметрлары үзгәрми һәм 17,3 млрд сум тәшкил итә.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының керемнәре 250 млн сумга арттырылды

25 декабрьдә «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 87-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

Закон 2025 елга Фонд бюджеты керемнәрен 250,6 млн сумга һәм чыгымнарны 242,9 млн сумга арттыруны күздә тота.  Өстәмә акчаларны табиблар һәм урта медицина персоналы хезмәтенә түләүгә, медицина хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча чараларны финанс белән тәэмин итүгә, паллиатив ярдәм күрсәтүгә һәм башкаларга юнәлтү планлаштырыла.

Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, 2025 елда Фонд бюджеты керемнәре 93,3 млрд.сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 95,1 млрд. сум.

Кытлык 1,8 млрд сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгын эчке финанслау чыганагы булып фонд счетында калган акчалар тора.

Хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә яңа вәкаләтләр кертелә

2026 елның 6 гыйнварыннан «Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә, шулай ук хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасында хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 98-ТРЗ номерлы Закон  үз көченә керә

Закон Татарстан территориясендә хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимын кертү тәртибен һәм аны хәл итү өчен гамәлгә ашырылырга мөмкин булган чаралар исемлеген раслый. Татарстан территориясендә гадәттән тыш хәл кертү турындагы карарны республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кабул итәчәк.

Закон шулай ук хайваннарны вакытлыча тоту пунктларын булдыру һәм хуҗасыз хайваннарны юк итү очраклары исемлеген киңәйтүне дә күздә тота.

Аерым алганда, хайваннарны вакытлыча тоту пунктларындагы хуҗасыз хайваннарны түбәндәге очракларда юк итү мөмкинлеге беркетелә:

– хайванның ветеринария өлкәсендәге белгеч тарафыннан дөрес билгеләнгән дәвалап булмаслык авыр чире яисә хайван гомеренә куркыныч яный торган төзәлмәслек авыр җәрәхәтләре булганда яшәүгә сәләтсез хайваннарның түзеп булмаслык физик интегүләрен туктату зарур булганда;

– ветеринария өлкәсендәге белгеч тарафыннан хайванда кеше һәм (яисә) башка хайваннар өчен куркыныч булган авыруы булуы факты ачыкланганда йә хайван бу авыруны таратучы булганда;

– хуҗасыз хайванда сәбәпсез агрессия булганда.

Моннан тыш, 27.12.2019 елгы 120-ТРЗ номерлы Законга территориядә хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә гадәттән тыш хәл урнаштыру мөмкинлеге турында нигезләмәләр өстәлде.

Бүре белән эт кушылмасы Татарстанның аучылык реестрына кертелде

2026 елның 6 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы Экология кодексының 135 статьясына үзгәреш кертү турында» 93-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә

Табигый яшәү тирәлеге аучылык җирләре булган хайванның бер төре булып торучы бүре белән эт кушылмасы хәзер аучылык ресурсларына кертелгән.

Еш кына бүре белән эт кушылмасы куркыныч авыру – котыру авыруын таратучы булып тора. Әлеге хайваннар кешедән курыкмый, торак пунктларга якын килергә һәм йорт хайваннары һәм кеше белән аралашырга мөмкиннәр. 2025 елның 11 аенда республикада котыру авыруының 24 очрагы ачыкланган.

Ел саен республиканың аучылык җирләрендә бүре белән эт кушылуы күзәтелә, алар көтүләргә туплана һәм гражданнар өчен дә, хайваннар дөньясы объектлары өчен дә җитди куркыныч тудыра. Республикада кыргый хайваннар популяциясенә зыян китерү очраклары да бар. Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район белгечләре һәм аудан файдаланучылар ау җирләрендә әлеге ерткычлар тарафыннан куып китерелгән һәм буып үтерелгән кыр кәҗәләренең мәетләрен даими табалар, бу бигрәк тә кыш көне тирән кар яткан шартларда еш була. Бәяләнгән зыян якынча 3 млн. сум тәшкил итә.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыру максатыннан

2026 елның 6 гыйнварыннан  «Инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен аерым эш төрләрен (һөнәрләрне) резервлау турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 94-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә

Закон хәрби хәрәкәтләр ветераннарын,  эшкә урнаштыру өчен  аерым эш төрләре (һөнәрләр) резервлана торган социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар исәбенә кертә.

Закон проекты социаль әһәмияткә ирешүгә – хәрби хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Махсус операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары күрсәтү бер елга озайтылды

26 декабрьдә «Махсус хәрби операциядә катнашучы затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 92-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

Законда Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган махсус хәрби операциядә катнашучы затларга, хәрби хезмәткәрләр арасыннан булган затларга, ирекле формированиега керү турында контракт төзегән затларга, Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче затларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәмнең аерым чараларын алу хокукын 2026 елның 31 декабренә кадәр озайту карала.

«Татарстан Республикасы буенча милли гвардия гаскәрләре атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме булдырылды

2026 елның 9 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 101-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә

Закон Татарстан Республикасының мактаулы исемнәрен яңа дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы буенча милли гвардия гаскәрләре атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме белән тулыландыра. «Татарстан Республикасы буенча милли гвардия гаскәрләре атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме милли гвардия гаскәрләрендә календарь буенча исәпләгәндә, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел хезмәт итүче, Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең югары профессионал хәрби хезмәткәрләренә һәм хезмәткәрләренә дәүләт һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдәге, кеше һәм граждан  хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы, милли гвардия гаскәрләре кадрларын әзерләүдәге һәм тәрбияләүдәге аерым казанышлары өчен бирелә.

Бизнес алып баруның хокукый нигезләре билгеләнде

2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасында бизнесны җаваплы алып баруны үстерү турында» 89-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә

Закон бизнесны җаваплы алып бару системасын кертү юлы белән республиканың тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү өчен шартлар тудыру максатларында эшләнгән. Документ бизнес үсеше критерийларын билгели һәм милли стандарт нигезендә хокукый статус нигезләрен беркетә.

Закон белән «бизнесны җаваплы алып бару» һәм «эшкуарлык эшчәнлегенең җаваплы субъекты» төшенчәләре кертелә, башкарма хакимият органнарының бизнесны җаваплы алып баруны үстерү өлкәсендәге вәкаләтләре чикләнә, шулай ук дәүләт ярдәме формалары билгеләнә.

«Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасына салым ташламалары бирелә

26 декабрьдә «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына һәм  «Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона һәм Татарстан Республикасының Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләрендә төзелгән «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы оешмалары – резидентлары өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  90-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

Законда Зәй муниципаль районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасының икътисадый эшчәнлек субъектлары өчен салым ташламалары билгеләнгән.

Хәзерге вакытта Татарстанда салым ташламаларын «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона һәм «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зона резидентлары ала. Аерым алганда, алар транспорт чарасы исәпкә куелганнан соң 10 ел дәвамында транспорт салымы буенча салым салудан азат ителгән.

Резидентлар өчен оешмалар табышына салым буенча түбән салым ставкасы гамәлдә: 0% – беренче тапкыр табыш алынган салым чорыннан башлап биш ел дәвамында, 5% – алтынчы елдан унынчы елга кадәр, 13,5% – ун ел узгач.

Махсус икътисадый зоналарның резидент-оешмалары тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның бертигез шартларын тәэмин итү максатларында салым ташламалары хәзер «Яшел Үзән»махсус икътисадый зонасы резидентларына да кагыла.

Һөнәрчеләргә – ярдәмгә

26 декабрьдә «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 97-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

Закон һөнәрчелекне үстерү өчен хокукый нигезләр тудыра һәм осталар өчен төп проблеманы – товарларны мәҗбүри маркировкалауны хәл итә.

Федераль дәрәҗәдә һөнәрчелек эшчәнлеген бердәм билгеләү юк, әмма төбәкләр үз исемлекләрен билгеләргә хокуклы. Үз көченә кергән республика законы һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларының статусын билгели, аларга саны елга 5 кешедән артмаган кече предприятиеләр һәм үзмәшгуль гражданнар кертеләчәк.

Һөнәрчелек эшчәнлеге субъекты статусын билгеләүдән тыш, закон шулай ук һөнәрчелек эшчәнлеге төрләре исемлеген, шулай ук һөнәрчеләрнең мәҗбүри рәвештә идентификация чаралары белән маркировкаланырга тиеш булмаган хезмәт продуктлары исемлеген раслау буенча республика Министрлар Кабинетына яңа вәкаләтләр беркетүне күздә тота.

Сакчылар, каравылчылар һәм вахтерларның хезмәтләре патент өчен эшчәнлек төрләреннән төшереп калдырылды

2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 95-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә

2026 елның 1 гыйнварыннан салым салуның патент системасы кулланыла торган эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлегеннән урам патрульләре, сакчылар, каравылчылар һәм вахтерлар хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге төшереп калдырыла.

Үзгәрешләр «Россия Федерациясендә хосусый детектив һәм саклау эшчәнлеге турында» федераль закон нигезләмәләренә бәйле, аның нигезендә эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы физик затлар тарафыннан саклау эшчәнлеген гамәлгә ашыру рөхсәт ителми. Тиешле үзгәрешләр РФ Салым кодексына кертелде. Республика законнары федераль законнарга туры китерелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International