Депутатлар балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашыруны дәвам итәләр

2026 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 16:59

Яңа ел бәйрәмнәрендә парламентарийлар «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында яшь татарстанлыларның яңа ел хыялларын тормышка ашыруны дәвам иттеләр.  

Дәүләт Советы депутаты Илгиз Зәйниев Сабинаны һәм аның сеңлесе Ләйсәнне «Әкият» курчак театрына чакырды һәм «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында кызга өстәл уены бүләк итте. «Балачак хыялларының чынбарлыкка әйләнүен күрүдән дә яхшырак нәрсә юк! », – диде Илгиз Зәйниев.

Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов космосны һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү белән мавыгучы ун яшьлек Камилнең хыялын тормышка ашырды. Малай Кыш Бабайдан йолдызлы күк йөзен күзәтү өчен телескоп сораган булган. Депутат шулай ук Камилгә тәм-томнар да бүләк итте.  

Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен онытылмаслык Яңа ел тамашасын оештырды. Балалар яраткан мультфильм геройлары белән очраштылар, күңелле конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, ә чара азагында һәр бала татлы бүләк алды.

Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц Кыш Бабайдан өч тәгәрмәчле велосипед сораган Казанда яшәүче уналты яшьлек Артемның хыялын тормышка ашырды. Артем мини-футбол уйный һәм Даун синдромы булган балалар өчен Бөтенроссия ярышларында катнаша. «Аның үҗәтлеге, энергиясе һәм җиңүгә омтылышы сокландыра. Артемның хыялын шатланып  тормышка ашырам,  мондый акцияләр безгә Яңа ел могҗизасы гади, ләкин ихлас күңелдән игелек күрсәтүдән башлануын искә төшерә», – диде Александр Лившиц.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов та кушылды. Ул самокат турында хыялланган 15 яшьлек Иванның һәм синтезатор алырга теләгән дүрт яшьлек Даниилның хыялларын тормышка ашырды.

Депутат шулай ук Питрәч районында яшәүче күп балалы Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә булды һәм балаларның Яңа ел теләкләрен үтәде. Эльмира Мөхәммәтҗанова дүрт баланы ялгызы тәрбияли, шуларның икесе – сәламәтлек үзенчәлекләре белән. «Бигрәк тә Яңа ел алдыннан мондый очрашулар тылсым һәм өмет атмосферасы тудыра. Безнең игътибарыбыз һәм ярдәмебез аеруча кирәк булган кешеләрне истә тоту бик мөһим», – диде депутат.

Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов Кыш бабайдан бүләккә синтезатор алырга теләгән алты яшьлек Елизаветаның теләген тормышка ашырды.  «Баланың күзләре бәхеттән яна башлавын күрү – теләсә нинди гол яки медальгә караганда яхшырак», – дип язган депутат үзенең социаль челтәрләрдәге аккаунтында.

Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева Яр Чаллыдан тугыз яшьлек Аняга иҗат өчен җыелма тапшырды. Сәламәтлеге чикле булуга карамастан, Аня актив тормыш рәвеше алып бара: театр студиясенә йөри, рәсем ясый, шахмат һәм дартс буенча ярышларда призлы урыннар яулый, шулай ук ябыштырырга ярата. Нәкъ менә шуның өчен ул Кыш Бабайдан балчык сораган. Кызның гаиләсе зур, анда биш бала тәрбияләнә. Аның абыйлары һәм апалары шулай ук депутаттан бүләк ләр алдылар.

Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева ундүрт яшьлек Раил Хәммәтҗановта кунакта булды һәм аңа күптән көтелгән бүләк –пульт белән идарә ителә торган  машина тапшырды. Шулай ук депутат бүләккә сюрприз алырга теләгән унике яшьлек Даниельнең хыялын тормышка ашырды.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәммәтшина да кушылды. Ул Әлмәттән көтелмәгән бүләк турында хыялланган унике яшьлек Ригель белән унөч яшьлек Сафинаның теләкләрен чынга ашырды. Депутаттан балалар китаплар сериясе, конструктор, иҗат өчен җыелмалар, косметика һәм тәм-томнар кибетенә сертификат алдылар. «Мондый мизгелләр яхшылыкның чын могҗиза булуын искә төшерә. Оештыручыларга шатлык бүләк итә алганнары өчен зур рәхмәт», – диде Рима Мөхәммәтшина.

Дәүләт Советы депутаты Эмиль Гобәйдуллин фимбо – интуитив музыка коралы турында хыялланган Казаннан тугыз яшьлек Радмирның һәм бүләккә акыллы колонка алырга теләгән Яр Чаллыдан өч яшьлек Әмирнең теләген үтәде.

Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Анисимов бүләккә уен өстәле алырга хыялланган җиде яшьлек Кириллның Яңа ел теләген тормышка ашырырга ярдәм итте. « Бу акциянең елдан-ел киңәя баруына шатмын,  ул безнең ярдәмгә аеруча мохтаҗ булганнарга игътибар һәм кайгырту күрсәтә», – дип билгеләп үтте Дмитрий Анисимов.

Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов бүләккә электромобиль алырга теләгән Казаннан биш яшьлек Роланның  хыялын тормышка ашырды. Сәламәтлеге үзенчәлекле малай быел мөстәкыйль рәвештә басып торырга һәм ходункаларда берничә адым ясарга өйрәнгән. Ул уйнарга ярата һәм машиналарга битараф түгел. Депутат шулай ук Яңа ел алдыннан Яңа Чишмә районының Акъяр башлангыч мәктәбендә булды, укучыларны яңа ел белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды. 

Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Кукмара районыннан ун яшьлек Данилның хыялын тормышка ашырды. Депутат аңа бүләк-сюрприз тапшырды.

Дәүләт Советы депутаты Айрат Сафин Казан шәһәренең Мәскәү районында яшәүче унике яшьлек Ранилнең хыялын чынга ашырырга ярдәм итте. Малай Кыш бабайдан бүләккә сюрприз алырга теләгән. Депутат аңа планшет һәм конструктор бүләк итте. Моннан тыш, Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының 64нче һәм 81нче мәктәпләреннән 96 беренче сыйныф укучысы депутаттан татлы бүләкләр алды.

Дәүләт Советы депутаты Мөслимә Латыйпова Азаматның велотренажер турындагы теләген тормышка ашырырды. Малай Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә яши. Әгерҗедән Камилла да депутаттан күптән көтелгән бүләк-сюрприз алды: фигуралы шуу өчен тимераяк, волейбол тубы һәм зур косметика җыелмасы.

Дәүләт Советы депутаты Алсу Надршина Яр Чаллыдан ун яшьлек Илназга ул хыялланган самокатны тапшырды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International