Депутатлар округларда

2026 елның 16 гыйнвары, җомга, 13:51

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр белән очраштылар, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләр приютында булдылар, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволарының йомгаклау коллегияләре утырышларында катнаштылар.

16 гыйнварда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Рәгать Хөсәенов һәм Марат Галиев ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегияләре утырышларында катнаштылар, анда 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2026 елга планнар билгеләнде.

16 гыйнварда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Алабуга шәһәрендә булды, анда Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе президиумы утырышында һәм милли көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатын ачу тантанасында катнашты.

16 гыйнварда РФ Прокуратура университетының Казан юридик институтында Прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Дәүләт Советы исеменнән уку йорты педагогларын һәм студентларын бәйрәм белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов котлады. Депутат шулай ук институтның иң яхшы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.   «Прокуратура органнары хәл итә торган бурычлар елдан-ел катлаулана. Махсус хәрби операция үткәрү шартларында хәрби хезмәткәрләребезнең һәм аларның гаиләләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча башкарган эшләр зур рәхмәткә лаек. Бүген прокуратура хезмәткәрләре үз бурычларын намус һәм фидакарьлек белән башкаралар», – дип басым ясады Ринат Фазылов. Моннан тыш, ул республика Прокуратурасы органнары һәм Дәүләт Советы арасында гражданнарны хокукый яклау мәсьәләләрендә тыгыз багланышлар булуын билгеләп үтте.

15 гыйнварда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Леонид Якунин, Алексей Созинов, Ольга Воронова, Ренат Вәлиәхмәтов, Елена Кузьмичева, Эдвард Габдуллаҗанов, Рушан Минһаҗев, Камил Ногаев Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә катнаштылар, анда ведомствоның 2025 елда башкарган эшләренә йомгак ясалды, алдагы  елга планнар турында фикер алыштылар, шул исәптән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны саклап кала. Аерым алганда, республикада ярлылык дәрәҗәсе иң түбән (ил төбәкләре арасында өченче урын), ә халыкның мәшгульлек дәрәҗәсе Россиядәге уртача күрсәткечтән югарырак. Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора.

15 гыйнварда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районында эш сәфәрендә булды, анда ул гражданнар җыеннарында катнашты, аерым алганда, Әтрәкле һәм Иркәнәш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты.

15 гыйнварда Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин эш сәфәре белән Әгерҗе районына барды, анда ул балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка» социаль приютында булды. 2001 елдан бирле эшли торган приютта авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаган балаларга ашыгыч ярдәм күрсәтелә. Учреждение 30 урынга исәпләнгән. Узган ел йөздән артык балигъ булмаган бала тернәкләндерү узган.

Альбер Хәбибуллин приют эшчәнлеге белән танышты, уку залларын һәм яшәү бүлмәләрен карады. Өч ел элек бинага капиталь ремонт ясалган, җиһазлар сатып алынган һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Альберт Хәбибуллин шулай ук күннән аяк киеме ремонтлау һәм тегү буенча «Читекләр» балалар остаханәсен, «Ласка-стиль» балалар ательесын карады, алар приютта «Ак Барс-Созидание» хәйрия фонды ярдәме белән эшлиләр, бу цехларда приютта тәрбияләнүчеләр тире эшеәртү һәм тегү эшенә өйрәнәләр.

13 гыйнварда Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова Казан хәрби госпитальләренең берсендә булды, анда дәваланучы хәрбиләр өчен концерт куйдылар. Хәрбиләр алдында патриотик җырлар һәм музыкаль композицияләр башкарып, иҗат коллективлары чыгыш ясады. Ольга Воронова сугышчылар белән аралашты, аларны искечә Яңа ел белән котлады һәм батырлыклары, ныклыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде, тизрәк терелүләрен теләде.

13 гыйнварда Дәүләт Советы депутатлары Олег Николаев, Владимир Чагин, Руслан Нигъмәтулин һәм Илдар Шамилов чаллылылар белән бергә Чаллының легендар җитәкчесе Рәис Кыям улы Беляевны искә алдылар. 1970-1984 елларда ул партиянең Яр Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфасын башкара, ә соңыннан КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып эшли.  Аның исеме автокаланың барлыкка килү тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Рәис Беляев Яр Чаллының киләчәген дистә еллар алдан билгеләгән төп карарларның башында тора. Нәкъ менә ул җитәкчелек иткән чорда «КамАЗ» заводы, Түбән Кама ГЭСы, «Яңа шәһәр» төзелешләре башланган. Депутатлар Рәис Беляев барельефына чәчәкләр салдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International