Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан – туристлар җәлеп итүче үзәкләрнең берсе»

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе, 16:08

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында катнашты. Бүген Millenium Panorama кунакханә комплексында ведомствоның 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар турында фикер алыштылар.

Ведомствоның төп нәтиҗәләре турында Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, туристлар агымы ел йомгаклары буенча 8 тапкырга арткан. Шулай итеп, Татарстан Идел буе федераль округында лидер булган, ә Россия буенча республика алтынчы урынны алган. «Без 2025 ел нәтиҗәләре буенча туристлар агымы 4,5 миллион кешедән артачак дип фаразлыйбыз. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 4,6 процентка күбрәк», – дип белдерде Сергей Иванов.

Сергей Иванов әйтүенчә, якын арада туристлар агымы үсеше темпларының акрынаюы көтелә, бу көнкүреш хезмәтләренә һәм товарларга бәяләр, бизнес өчен салымнар арту белән бәйле. Сергей Иванов фикеренчә, болар барысы да гражданнарның сәяхәтләргә чыгымнары кимүгә яки сәфәрләр саны кимүгә китерергә мөмкин. «Туристлар агымы үсеше темпларының акрынаюының тагын бер факторы – долларның түбән курсы. Чит ил юнәлешләре Россия юнәлешләренә көчле конкуренция булдыруны дәвам итә, –  дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе. – Россия туриндустрия берлеге мәгълүматлары буенча, 2025 елда 14 миллионлап  Россия кешесе туристлык максатларында чит илгә чыккан, бу бер ел элек булганнан 14 процентка күбрәк.  Чит илләргә туризм үсеше динамикасы эчке үсеш темпларыннан артып китте: 2025 елда ил буенча туристлар саны арту 5-6 процент тәшкил итәр дип фаразлана».

Киләсе елларда учреждениегә эшләргә туры киләчәк тагын бер чакыру – регионнар арасында үсә барган көндәшлек һәм операторлар тарафыннан яңа турпродуктлар булдыру. «Бүген россиялеләр бөтен ил буйлап сәяхәт итә. Россиядә очышларның зур һәм төрле географиясе формалашты – Камчатка, Мурманск, Иркутск, Алтай, Сочи, Калининград, Махачкала... Бу вәзгыятьтә Татарстан туристларга тәкъдим иткән турпродукт әлегә бик классик, урыны белән хәтта бертөрле күренә. Безгә туристларның кабат килүләре өчен көрәшүе шактый катлаулы, ә нәкъ менә алар – киләчәк үсеш өчен төп резервыбыз, – диде Сергей Иванов. – Без үзебезнең турист үзәкләрен туроператорлар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Үз территорияләреңдә яңа кызыклы турпродуктлар уйлап табарга, туроператорлар тарафыннан эшләнгән продуктларга эксклюзив хокук бирүдән курыкмаска һәм туроператорлар белән көндәшлек итмәскә, ә бергәләп Татарстанга тагын да күбрәк туристларны җәлеп итү турында уйларга кирәк».

Сергей Иванов фатирларны тәүлеккә арендалау базарының актив үсешенә аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, бүген туристларның 50% ы апартаментларда туктала. «Казанда гына да 13 меңнән артык фатир рәсми урнаштыру чараларына җитди конкуренция булып тора, бу кунакханәләрдә тукталучылар санының кимүенә китерә, – дип басым ясады ул. – Татарстан алдында җитди бурыч тора — кунакханәләрдә һәм башка рәсми урнаштыру урыннарында  яшәүчеләр санын 2030 елга 50 процентка арттыру. Бу бурычны хәл итүгә барлык муниципалитетлар да кушылырга тиеш. Районнарга яңа кунакханәләр, ял базалары булдыру һәм гамәлдәгеләренең йөкләнешен арттыру хисабына рәсми яшәү урыннарына урнаштырылган туристларны арттыру өстендә эшләргә кирәк».

2026 елга өстенлекле бурычлар арасында Сергей Иванов «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны, Татарстанның туристлык потенциалын актив үстерүне, автотуризмны һәм автомобиль туристлык маршрутларын үстерүне, туризм өлкәсендә күзәтчелек вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны атады.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика икътисадында туризм тармагының ролен анализлап, Татарстанны кызыклы туристлык үзәге дип атады. Ел йомгаклары буенча республикага фаразланган күрсәткечләр буенча 4,5 миллионнан артык турист килгән.  2025 елда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 201 млн сумлык эшкуарлык инициативалары хупланган. Узган елның декабрендә республика парламенты кунакханә бизнесы өчен салым ташламаларын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайтты. Салым преференцияләре номер фонды кимендә 50 булган 3 йолдызлы категорияле кунакханәләргә кагыла. Мондый объектлар өчен милеккә салым эксплуатациягә кертелгәннән соң 10 ел дәвамында 0,1 процент ставкасы буенча исәпләнәчәк.

 «Татарстан – туристларны җәлеп итүче үзәкләренең берсе. Чөнки бу күпмилләтле республика, анда һәр халык үз телен, үз тарихын һәм мәдәниятен саклый. Әмма иң мөһиме – төбәктәге тарихи һәм агарту объектларының сакланышы. Безнең туристларга күрсәтерлек,  кызыксыну уятырлык урыннарыбыз, әйберләребез бар. Моңа тагын да күбрәк игътибар бирергә кирәк дип саныйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.  – Татарстандагы кебек туристлык объектлары төрлелеге беркайда да юк диярлек, бигрәк тә бу ЮНЕСКО мирасы объектлары буенча күрсәткеч, республикада алар дүртәү».

Парламент җитәкчесе Татарстан районнарының җәлеп итүчәнлеген билгеләп үтеп, республиканың Туризм буенча дәүләт комитетын эчке туризмны үстерергә чакырды, «Туристлык эшчәнлеге республика бюджетына 40 млрд сумнан артык салым җәлеп итә. Әлбәттә, без, депутатлар корпусы буларак, профильле комитет белән берлектә әлеге тармакка ярдәм итү буенча эшне тагын кайда көчәйтергә мөмкин икәнлеге хакында уйлашырбыз»,  – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. 

Республикада фәнни-популяр туризмны үстерү турында ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда илкүләм проект куйган максатларга ирешү өчен «Номер фонды, инфраструктура һәм җәлеп итү нокталарын булдыру», «Туризм өчен кадрлар» һәм «Илнең туристлык җәлеп итүчәнлеге» федераль проектлары кысаларында эш алып барыла. «Дәүләт органнарының, югары уку йортларының, туроператорларның һәм предприятиеләрнең уңышлы һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә безнең республика фәнни-популяр туризмның теркәлгән объектлары саны буенча  беренче өчлеккә, эшләнгән маршрутлар саны буенча беренче бишлеккә керә, – дип билгеләп үтте Рифкать Миңнеханов.  – Нигездә бу объектлар һәм маршрутлар безнең югары уку йортлары тарафыннан тәкъдим ителә, әмма шулай ук предприятиеләрнең дә эшкә активрак кушылуын телибез».

Утырыш ахырында дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International