СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
гыйнвар, 2026 ел
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламентының бишенче утырышы узды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Яшь парламентарийлар 2025 елдагы эшкә йомгак ясадылар, Яшьләр парламенты рәисе урынбасарын сайладылар һәм берничә закон чыгару инициативасы буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, республиканың профильле ведомстволары вәкилләре катнашты.
22
гыйнвар, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов берләшмәнең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга планнары турында сөйләде. Матбугат конференциясендә шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да катнашты.
21
гыйнвар, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында катнашты. Бүген Millenium Panorama кунакханә комплексында ведомствоның 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ