СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
гыйнвар, 2026 ел
Бүген Казанда Һиндстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы кабул итү узды. Чара Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы инициативасы белән оештырылды. Тантанада катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика депутатлары исеменнән парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.
28
гыйнвар, 2026 ел
«Сезнең иң авыр, җаваплы һәм игелекле миссиягез – кешеләр белән эшләү», – бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышында белдерде. Утырыш бүген Казан ИТ-паркында узды. Коллегиядә, гадәттәгечә, ведомствоның 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук бу елга бурычлар билгеләнде.
27
гыйнвар, 2026 ел
Бөгелмәдә күренекле татар мәгърифәтчесе Һади Атласиның 150 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов, Һади Атласи исемендәге Татар мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү иҗтимагый фонды директоры Алсу Мөхәммәтдинова катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ