Фәрит Мөхәммәтшин республика омбудсменына: «Сезнең игелекле һәм мөһим миссиягез – кешеләр белән эшләү»

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе, 18:12

«Сезнең иң авыр, җаваплы һәм игелекле миссиягез – кешеләр белән эшләү», – бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышында белдерде. Утырыш бүген Казан ИТ-паркында узды. Коллегиядә, гадәттәгечә, ведомствоның 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук бу елга бурычлар билгеләнде. 

2025 елда хокук яклау эшчәнлеген гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2026 елга үсеш стратегиясе турында ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде. Ул искә төшергәнчә, узган ел Вәкил институты үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үткән. Ел саен күп санлы мөрәҗәгатьләр дә институт эшенең кирәклеге һәм әһәмияте турында сөйли. 2025 елда мөрәҗәгатьләр саны 8401гә җиткән. «Шунысы игътибарга лаек, гражданнар безгә дәүләт органнары тарафыннан хокуклары бозылуга бәйле рәвештә генә түгел, ә консультацияләр сорап, авыр тормыш вәзгыятен җиңүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә башладылар. Иң мөһиме, мондый мөрәҗәгатьләрнең 70% тан артыгы уңышлы чишелеш тапты», – дип белдерде Сәрия Сабурская.

Ел дәвамында вәкил гражданнарның хокукларын торгызу максатында дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына 60 тан артык тәкъдим һәм искәрмә җибәргән. 19 очракта Сәрия Сабурская административ һәм гражданлык эшләре буенча эксперт буларак судта катнашкан.

Сәрия Сабурская шулай ук үз адресына килгән сорауларга җентекләп тукталды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләреннән мөрәҗәгатьләр саны, 2024 ел белән чагыштырганда, арткан (2024 елда  – 674, 2025 елда – 1188). Алар хәбәрсез югалганнарны эзләүгә, әсирлеккә эләккән сугышчыларны кайтаруга, социаль ярдәм чараларына, хәрби хезмәттән азат итүгә, медицина ярдәме күрсәтүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылган. «Бу юнәлештә эш хәрби комиссариатлар, хәрби частьләр, хәрби госпитальләр, хәрби прокуратура органнары, Россия Оборона министрлыгы, Федераль омбудсмен аппараты белән турыдан-туры элемтәдә алып барыла», –  диде ул.

Сәрия Сабурская авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, күп балалы гаиләләргә кагылышлы торак мәсьәләләренә аерым тукталды. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә, Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, җир кишәрлекләрен бүлгәндә чират булу, гражданнар гаризалары буенча карар кабул итү өчен билгеләнгән 30 көнлек срокны арттыру, исемлектән төшереп калдыру һәм җир бирүдән баш тарту турында мөрәҗәгать итүчеләргә хәбәр итүнең 7 көнлек срогын үтәмәү белән бәйле хокук бозулар ачыкланган.

Коммуналь, сәламәтлек саклау мәсьәләләре шулай ук омбудсмен контролендә. 2025 елда 500дән артык мөрәҗәгать торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылган, төрле элемтә каналлары – «Халык контроле» һәм башкалар аша сәламәтлек саклау системасына 55 меңнән артык шикаять кергән. Аерым алганда, мөрәҗәгатьләр табибка язылу мөмкинлегенә, ашыгыч медицина ярдәме эшенә, даруханәләрдә ташламалы дару препаратларының булмавына кагылган.

Киңәйтелгән утырышка йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада зур хокук яклау эше оештырылуын һәм уздырылуын ассызыклады. «Татарстанда зур хокук яклау эше алып барыла, әмма татарстанлылар мөрәҗәгать иткән актуаль мәсьәләләр кимеми, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Һичшиксез, килгән барлык мөрәҗәгатьләрне, кайчакта стандарт булмаганнарын да, адреслы хәл итәргә кирәк, шуңа да карамастан, аларның кайберләре системалы характерда була һәм аларның типик чишелешен хакында уйларга, бертөрлелеккә китерергә кирәк».

Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, тиздән Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хөкүмәте хисабын карауга керешәчәк. «Әгәр сезнең безнең игътибарыбызны таләп итә торган тәкъдимнәрегез, мөрәҗәгатьләрегез бар икән, аларны безгә җиткерегез. Без аларның актуальлеген карарбыз, кирәк булганда эшкә алырбыз», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының, шулай ук РФ Кораллы көчләренә хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча зур эшне аерым билгеләп үтте. «Безнең республикада бу юнәлеш буенча күп нәрсә эшләнә – гуманитар йөкләр җыела, чаралар үткәрелә. Татарстанлыларга моның өчен рәхмәт, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сез бит үзегезнең кешеләргә, аларның проблемаларына җаваплы карашыгыз белән аларны хәл итүнең уңай юлларын табасыз».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сорауларына да игътибар итте. «Безгә районнарда яшәүче кешеләрнең актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары без караган документларда чагылыш табуына ирешергә кирәк», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин һәм муниципалитетлар белән эшне көчәйтергә кушты. 

Парламент башлыгы 9 нчы чакырылыш Дәүләт Думасына быел сентябрь аенда узачак сайлаулар турында да искәртте. «Россия парламентының түбән палатасында Татарстанның вәкиллеген көчәйтеп, лаеклы актив кешеләрне сайларга кирәк булачак», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Журналистлар белән аралашканда Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты – мөрәҗәгатьләрне һәм шикаятьләрне караучы, аларны үзендә туплаучы һәм аннары дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына аларның карары буенча үз тәкъдимнәрен кертүче орган. «25 ел эшләү дәверендә эшләп чыгарылган төзек система нәтиҗәлелек турында сөйли. Бүген без тагын бер кат республикабыз территориясендә аларның эш нәтиҗәлелеген арттыру турында фикер алыштык».

Бүген утырыш кысаларында РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиллеге белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм вәкиллек җитәкчесе Радик Вахитов кул куйды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International