Парламентарийлар дистанцион белем бирүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе, 17:38

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасында дистанцион белем бирүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Комитет эше элемтәнең мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен кулланып аерым режимда узды. Биш депутат утырышта видеоконференция форматында  катнашты.

Дистанцион белем бирүне оештыру мәсьәләсе буенча ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Ул 6 апрельдән барлык гомуми белем бирү мәктәпләренең дистанцион формада белем алуга күчүен искәртте. Бу 30 меңнән артык укытучы һәм 400 меңнән артык мәктәп укучысы дигән сүз. Дистанцион укытуны оештыру өчен министрлык кирәкле эшләрне башкарды.

Уку процессы башланганчы, һәр муниципалитетта гомуми белем мәктәпләренең, балаларның һәм укытучыларның дистанцион укуга әзерлеге тикшерелде.

Һәр муниципаль берәмлек буенча интернет белән тәэмин ителмәгән укытучылар һәм укучылар турында мәгълүмат  тупланды. Шул ук вакытта, кулланучыларның массакүләм булуына бәйле рәвештә, мәгариф платформалары эшендә кыенлыклар барлыкка килде. Барлык барлыкка килә торган проблемалар Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм «Таттелеком» ГАҖ белгечләре тарафыннан өйрәнелеп хәл ителде.

Татарстанда дистанцион белем бирүне оештыру кысаларында «Учи.ру», «Россия электрон мәктәбе», «Мобиль электрон белем», «Якласс», Skyeng, «Ростелеком Лицей», «Фоксфорд» һәм башка платформалар кулланыла. Якын арада республиканың барлык мәктәпләре «2035 ачык мәктәп» онлайн-платформасына тоташтырылачак һәм уку елы ахырына кадәр аннан бушлай файдалана алачак.

Дистанцион белем бирүне нәтиҗәле оештыру өчен кирәкле шартлар тудыруга бәйле рәвештә министрлык өч модель тәкъдим итә.

Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган укучыларны республика акчаларын җәлеп итеп һәм иганәчеләр ярдәме белән сыйфатлы дистанцион белем алу өчен гаджетларда тәэмин итү буенча актив эш алып барыла. Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты карары белән ике мең планшет сатып алу өчен 30 миллион сум акча бүленгән иде.

 19 марттан 96 һөнәри белем бирү оешмасы дистанцион формага күчте, аларда 71 меңнән артык студент белем ала. Уку һәм җитештерү практикасы мөмкин булган урында дистанцион режимга күчерелгән. Югары белем бирү оешмалары шулай ук дистанцион укуга күчтеләр.

"Без республикада уку елын вакытыннан алда тәмамламаска карар кылдык, ул гадәттәгечә 30 майда тәмамланачак,  ә 9-11 сыйныфлар 25 майга кадәр укыячак. Иң мөһиме - хәзерге форматта уку елын тәмамлау, БДИ тапшырыру, аларның расписаниесе әле ахырына кадәр расланмаган. БДИ ны һәр мәктәптә аерым уздырырга тәкъдим бар. Әмма без мондый тәҗрибәдән баш тарттык. 156 имтихан алу урыны әзерләнде», - дип хәбәр итте Илсур Һадиуллин.

Бу мәсьәлә буенча мәгариф учреждениеләрен җитәкләүче депутатлар чыгыш ясады.

«Бала-Сити» гомуми белем бирү оешмасының генераль директоры Альбина Насыйрова билгеләп үткәнчә, аларның мәктәбендә белем алу процессы баштан ук укытуның катнаш формасын, шул исәптән онлайн-режимны куллануны күздә тота. Балаларны Интернеттан файдалану кагыйдәләренә өйрәтәләр. Парламентарий үз чыгышында дистанцион уку өстенлекләренә дә тукталды, аның фикеренчә, ул, барыннан да элек, персонификацияләнгән характерда.

Казанның 165 нче мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, аларның мәгариф учреждениесендә дистанцион уку кысаларында педагогик состав кына түгел, психологик хезмәт тә актив эшли.

Казанның Халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин аларның мәктәбендә белем бирү процессы ничек оештырылуы турында сөйләде. Көннең беренче яртысында укытучы теманы аңлата, ә көннең икенче яртысында укучылар шәхси тәртиптә барлыкка килгән сораулар буенча укытучылардан онлайн-консультацияләр алырга мөмкин.

Нияз Гафиятуллин шулай ук пандемия чорында хосусый мәгариф учреждениеләре челтәре зыян күрүенә игътибарны юнәлтте. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан әлеге мәсьәләне карауны һәм әлеге тармакка өстәмә ярдәм күрсәтүне сорады.

Утырышта катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Комитет утырышында яңгыраган барлык тәкъдимнәрне алга таба чаралар күрү өчен республиканың коронавируска каршы тору  штабына тапшырырга кирәк.

Марат Әхмәтов дистанцион укуның белем алу сыйфатына йогынты ясавы белән дә кызыксынды.

Илсур Һадиуллин, сорауга җавап биргәндә, дистанцион укуга күчү - мәҗбүри чара, дип билгеләп үтте. Шуңа да карамастан, ситуациядән чыгып, укытучылар белем бирү процессын сыйфатлы итеп оештыру, шулай ук югары сыйныф укучыларын БДИ уңышлы тапшыру өчен әзерләү өчен бөтен көчләрен куялар.

Депутатлар фикер алышуда актив катнашты. Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров дистанцион белем бирүне оештыру барышында алынган тәҗрибә пандемия тәмамлаганнан соң мәгариф программаларына кертеләчәгенә ышаныч белдерде. Ул тулай торакларда яшәүче студентларга ярдәм итү өчен мәгариф учреждениесендә күрелә торган чаралар һәм туклануны оештыру мәсьәләләре ничек хәл ителүе турында сөйләде.

Комитет әгъзалары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматын игътибарга алды һәм дистанцион белем бирүне оештыру буенча ведомство адресына берничә тәкъдим белән чыгыш ясады.

Парламентарийлар шулай ук республика башкарма хакимияте органнарының 2019 елгы эшчәнлеге турындагы хисапны, шулай ук ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның  2019 елның 1гыйнварыннан алып 31 декабрьга кадәр республика территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турындагы халык алдына мәҗбүри хисабын һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча кабул ителә торган чаралар турындагы мәсьәләләрне карадылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International