СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
февраль, 2026 ел
Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы узды. Сессия башланыр алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров, Айрат Зарипов, Фәнил Баһаветдинов белән берлектә фойеда оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Экспозицияләр илебез тарихының героик сәхифәләренә, район халкының махсус хәрби операциядә катнашуына һәм гуманитар ярдәм оештыруга багышланган иде. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үз продукцияләренең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.
9
февраль, 2026 ел
Бүген Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында предприятиеләр һәм оешмалар, республика шәһәрләре һәм муниципаль районнары халкы белән берлектә җыелган чираттагы 35 нче гуманитар колонна китте. Гуманитар йөк җыюда шулай ук депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре дә катнашты. Бүгенге чара Ватанны саклаучылар көненә багышланды. 5 фура махсус хәрби операция сугышчылары өчен, шулай ук инфраструктураны торгызу һәм халыкка ярдәм итү өчен кирәкле 100 тоннага якын әйбер алып бара. Йөкне озатуда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, генерал-полковник, Россия Герое Александр Лапин катнашты.
9
февраль, 2026 ел
Бүген Казан шәһәренең «Уңайлы йорт» идарәче компаниясендә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар күпфатирлы йортлар белән идарә итү системасын камилләштерү, аерым алганда, идарәче оешмаларның даими «үз-үзеңне тикшерү» механизмын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы идарәче компанияләре җитәкчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ