СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
февраль, 2026 ел
Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы узды. Сессия башланыр алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров, Айрат Зарипов, Фәнил Баһаветдинов белән берлектә фойеда оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Экспозицияләр илебез тарихының героик сәхифәләренә, район халкының махсус хәрби операциядә катнашуына һәм гуманитар ярдәм оештыруга багышланган иде. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үз продукцияләренең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.
9
февраль, 2026 ел
Бүген Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында предприятиеләр һәм оешмалар, республика шәһәрләре һәм муниципаль районнары халкы белән берлектә җыелган чираттагы 35 нче гуманитар колонна китте. Гуманитар йөк җыюда шулай ук депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре дә катнашты. Бүгенге чара Ватанны саклаучылар көненә багышланды. 5 фура махсус хәрби операция сугышчылары өчен, шулай ук инфраструктураны торгызу һәм халыкка ярдәм итү өчен кирәкле 100 тоннага якын әйбер алып бара. Йөкне озатуда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, генерал-полковник, Россия Герое Александр Лапин катнашты.
9
февраль, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда 2026 елның Парламент дәресенә старт бирелде. Ике атна дәвамында, 16-28 февральдә, республиканың барлык мәктәпләрендә һәм урта һөнәри оешмаларында Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз» дип аталган Парламент дәресе узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ