СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
март, 2026 ел
Бүген парламентта Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен видеоэлемтә режимында «2026 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифларны җайга салу» темасына семинар узды. Катнашучылар профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә тарифларны җайга салу, түләү кагыйдәләре, идарәче компанияләр эше өлкәсендәге яңалыклар, шулай ук гражданнарны шәхси кабул итү барышында депутатлар корпусы адресына һәм Дәүләт Советы Аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә керә торган актуаль темалар һәм мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәрде.
26
март, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе матбугат конференциясе узды, анда коммунист депутатлар фракциянең республика парламентының язгы сессиясенә куйган бурычлары турында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Фәдбир Сафин җавап бирде. Матбугат конференциясендә шулай ук Казан шәһәр Думасы депутаты Андрей Королев катнашты.
25
март, 2026 ел
«Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы бүген бик кирәкле һәм күп яктан партия активын, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарын «барлык фронтлар буенча» иҗади эшкә туплый, күпмилләтле илебезнең һәр шәһәрендә һәм авылында тормыш сыйфатына уңай үзгәрешләр кертә. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Түбән Новгородта узган «Нәтиҗә бар!» (Есть результат!») форумында журналистлар белән аралашканда белдерде.
25
март, 2026 ел
Бүген Казанда, «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII съезды узды. Катнашучылар фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм авылларны саклап калу буенча стратегик бурычларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика Рәисе, Хөкүмәте һәм Татарстан парламенты исеменнән съезд делегатларын һәм чакырылган кунакларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ