Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды

2026 елның 10 феврале, сишәмбе, 15:48

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар дәүләт граждан хезмәте турындагы республика законының һәм муниципаль хезмәт турындагы Татарстан Республикасы Кодексының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты федераль законны үтәү йөзеннән эшләнгән, аның нигезендә дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру тәртибе үзгәртелде.

Закон проекты нигезендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче дәүләт хезмәткәрләре (муниципаль хезмәткәрләр), контракт буенча эшләүче җирле администрация башлыклары тарафыннан әлеге белешмәләр элеккечә ел саен түгел, ә җир кишәрлеге, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр, цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта сатып алу буенча белешмәләр тапшыру елыннан алдагы (хисап чорында) календарь ел дәвамында алыш-биреш башкарылган очракта, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы тиешле вазыйфаны биләүче затның, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларның соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артса, тапшырылачак.    

Закон проекты нигезендә керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне  дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар, Россия Федерациясе норматив хокукый актларында билгеләнгән исемлекләргә кертелгән дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы дәүләт хезмәткәрләре,  дәүләт граждан хезмәтендә федераль кадрлар резервына керүне дәгъвалаучы дәүләт хезмәткәрләре һәм гражданнар,  вазыйфаларга башка дәүләт органыннан күчерү тәртибендә билгеләнүче дәүләт хезмәткәрләре,  муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы муниципаль хезмәткәрләр тапшырырга тиеш.

Моннан тыш, закон проекты белән Интернет челтәрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне бастырып чыгару зарурлыгы юкка чыгарыла.

Закон проектын Дәүләт Советының чираттагы утырышында карарга планлаштыралар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International