Александр Чубаров: «Кешеләрнең юлларда һәлак булуына юл куярга ярамый»

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе, 13:10

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатуралар карады, шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе эше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров үткәрде. Чарада ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов республиканың суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатуралар тәкъдим итте. Профильле комитет 3 елга җәмәгать судьялары итеп Лилия Хәсәнованы (Кукмара суд районы буенча 2 нче суд участогы), Линар Сәитовны (Мамадыш суд районы буенча 1 нче суд участогы) сайларга тәкъдим итте.

Вәкаләтләр срогын чикләнмичә җәмәгать судьялары итеп сайлауга Алисә Кәримова (Арча суд районы буенча 2 нче суд участогы), Лилия Әсфәндиярова (Бөгелмә суд районы буенча 3 нче суд участогы), Рамил Шәрипов (Биектау суд районы буенча 2 нче суд участогы), Айзилә Низамова (Яшел Үзән суд районы буенча 4 нче суд участогы), Алмаз Ягъфәров (Чаллы шәһәренең 2 нче суд участогы), Рөстәм Гыймаев (Чаллы шәһәренең 16 нчы суд участогы), Марат Минхәеров (Түбән Кама районы буенча 3 нче суд участогы), Резеда Мөхәммәдьярова (Казан шәһәренең Яңа Савин районы буенча 5 нче суд участогы), Айгөл Шәймәрданова (Саба районы буенча 2 нче суд участогы) кандидатуралары тәкъдим ителде.

Бүгенге комитет утырышында парламентарийлар юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директорының беренче урынбасары Әнәс Адыев билгеләп үткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан. 3276 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 345 кеше үлгән һәм 3994е яраланган. Юл-транспорт һәлакәтләре саны 2 очракка азрак булган һәм яралылар саны 48гә кимегән, әмма 2024 ел белән чагыштырганда һәлак булучылар саны арткан.

Республика җитәкчелеге карары буенча искергән һәм эксплуатацияләү срогын узган фотовидеофиксацияләү комплексларын яңалары белән алыштыру өчен 600 млн сумнан артык өстәмә акча бүлеп бирелгән. «Дәүләт автоинспекциясе чыгарган 8 миллионнан артык карарның фотовидеофиксация чаралары тарафыннан теркәлгән хокук бозулар өлеше 94% тәшкил итә», – дип сөйләде «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ директорының беренче урынбасары.

«Халык инспекторы» мәгълүмат ресурсларын һәм белешмәләр базасын алып бару» буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында 2025 елның 12 аенда операторлар тарафыннан үткән елга караганда 34% ка күбрәк белдерүләр эшкәртелгән. Узган ел 8 мең карар буенча рәхмәт белдерү рәвешендә 4 млн сумнан артык акча түләнгән.

Әнәс Адыев йөк машиналары йөртүчеләренең дәүләт теркәү билгеләрен яшерү проблемасына аерым тукталды. «Кызганычка каршы, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре әлеге хокук бозуларны кисәтү буенча эшне даими үткәрми, Эчке эшләр министрлыгы өчен бу эш юнәлеше өстенлекле булып саналмый. Ространснадзор инспекторларының зур булмаган штаты, анда бөтен республикага нибары 5 күчмә инспектор гына, юлларның сакланышына йогынты ясый торган тискәре момент булып тора».

Шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга йогынты ясауның нәтиҗәле инструментларының берсе булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның транспорт чараларын күчерү һәм саклау тора, дип сөйләде «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле. «Узган елда, йөк транспортын исәпкә алып, тоткарланган транспорт чараларын күчерү һәм саклауга 2030 елга кадәр тарифлар расланды, әмма криминаль транспортны махсус урыннарда озак вакыт тоту сәбәпле машиналар куярга урын  җитми кала. Бөгелмә, Түбән Кама, Мамадыш, Апас, Баулы махсус тукталышларында җиңел транспорт чараларын да сакларга мөмкинлек юк»,  – диде Әнәс Адыев.

Депутат Игорь Бикеев ни сәбәпле кешеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәза кырыслыгын тоймый башлавы белән кызыксынды. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмен арттыру максатка ярашлы булмасмы? Бәлки, бу хокук бозулар санын киметер иде», – дип фаразлады парламентарий.

«Мөгаен, бу ниндидер йогынты ясар, әмма минем беренче чиратта машина йөртү, юлларда үз-үзеңне тоту культурасын арттырасым килә, – дип басым ясады Әнәс Адыев. – Мәктәп эскәмиясеннән, институтлардан, хезмәт коллективларыннан башларга кирәк. Нинди генә штрафлар каралмасын, суммага бәйсез рәвештә хокук боза торган кешеләр һәрвакыт бар».

«Әгәр ниндидер үзгәрешләр кертмәсәк, тискәре статистика белән тагын да күбрәк очрашуыбыз мөмкин. Тәрбия мөһим, әйе, сез хаклы, әмма без хәзер 7-8 яшьтән балаларны тәрбияли башласак, нәтиҗәне 15 елдан соң алачакбыз, ә проблеманы хәзер хәл итәргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте докладчыга депутат Илдар Шамилов.

Фикер алышуга Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров йомгак ясады. «Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында кешеләрнең һәлак булуы аеруча авыр, – диде Александр Чубаров. – Быел да вәзгыять бер дә яхшырмады, ә гыйнвар аенда начарланды гына. Һәлак булучылар саны арта бара. Һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ шөгыльләнә торган мәсьәләләр бик актуаль. Боларның барысы буенча да эшне дәвам итәргә кирәк. Республика юллар төзелешенә никадәр акча кертә торып юлларда кешеләрнең һәлак булуына юл куярга ярамый. Башка регионнар белән чагыштырганда безнең республикада иң яхшы юлларның берсе. Һәм шул юлларда  никадәр кешенең һәлак булуы аянычлы, бигрәк тә быел».

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International