Депутатлар округларда

2026 елның 13 феврале, җомга, 09:50

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булды һәм сайлаучылар белән очрашты.

12 февральдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Чаллыда Гали Акыш исемендәге 84 нче лицейда һәм лицей каршындагы «Акыл» мәгариф инкубаторында булды. Администрация һәм педагоглар белән мәктәптә фәнни һәм техник белем бирүне үстерү турында фикер алышты. «Акыл» инкубаторы лицейда узган ел депутат ярдәме һәм Чаллы эшмәкәрләре катнашында булдырылган иде. Биредә балалар IT-технологияләр, робототехника өйрәнәләр, заманча һөнәрләр белән танышалар һәм алар буенча башлангыч күнекмәләр алалар. Укучылар беренче елда нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Лицей директоры Фирдәүсә Әюпова һәм «Фән фабрикасы» компаниясе җитәкчесе Диана Ерофеева «Акыл»ны үстерү планнары белән уртаклаштылар. Бу шәһәрдә мәктәп һәм бизнес белән берлектә шәһәр ярдәме белән төзелгән беренче белем бирү үзәге.

11 февральдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Буа районына килде, анда ул төзелеш оешмаларының хезмәт коллективлары, торак-коммуналь хуҗалык һәм йорт буенча өлкәннәр җыелышында катнашты.

11 февральдә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев эш сәфәре белән Балтач районына барды, анда муниципаль район Советы утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре 2025 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга бурычлар билгеләделәр.

11 февральдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районында булды, анда муниципаль район Советының хисап сессиясендә катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Азнакай муниципаль районының 2025 елга социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау һәм 2026 елга бурычлар билгеләү. Депутат шулай ук Азнакай шәһәрендә яңа котельный төзелешенең барышы белән танышты, Балтач авыл җирлегендә халык белән очрашты.

10 февральдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Очрашу вакытында сүз ярдәм чаралары, тиешле түләүләр, гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү турында барды. "Безнең уртак бурыч – егетләр үзләрен өйдә көтүләрен белсеннәр һәм тоеп яшәсеннәр,  – дип билгеләп үтте Лилия Маврина. – Ватанны яклаучылар һәм гуманитар йөк җыярга, аны алгы сызыкка илтергә ярдәм итүчеләр алдында  баш иябез”.

9 февральдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов эш сәфәре белән Баулы районына барды, анда ул гражданнарны кабул итте. Депутатка юлларны ремонтлау, чүп-чар чыгару, кар җыю, матди ярдәм күрсәтүгә кагылышлы  сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Барлык сораулар да эшкә алынды.  

9 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге съезды эшендә катнашты. Съезд кысаларында бүлекчәнең узган биш елдагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук РФ Театр эшлеклеләре берлегенең Татарстан Республикасы бүлекчәсе рәисен сайлаулар узды. Союзның хәзерге рәисе Фәрит Бикчәнтәев кандидатурасы күпчелек делегатлар тарафыннан хуплау тапты, ул янә биш елга рәис итеп сайланды.

"Театр халыкның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауда зур роль уйный, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Театр көчле булса, милләт тә яшәр. Хәтта катлаулы елларда да республика җитәкчелеге театрга ярдәм итү мөмкинчелеген таба иде". 

9 февральдә Казанның Идел буе районында Павлюхин округы буенча сайлаучылар алдында еллык хисап ясалды. Казан шәһәре Думасы депутатлары, район хакимияте вәкилләре, округ халкы эшкә йомгак ясады һәм киләсе елга планнар билгеләде. Очрашуда Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, санкцияләр басымына карамастан, республика үзенең тотрыклы социаль-икътисадый үсешен дәвам итә. Татарстан тулаем ил буенча ышанычлы рәвештә алдынгы урыннарны били.

Район башлыгы Альберт Салихов эшнең төп нәтиҗәләре турында сөйләде: узган елда бистәләрдә 94 юл ремонтланган, 23 юл участогы яңартылган. 2020 елдан башлап 456 ишегалды төзекләндерелгән, анда 444 балалар һәм спорт мәйданчыгы булдырылган. 2026 елда тагын 104 ишегалдын яңарту планлаштырыла.

"2026 ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Алда зур эшләр,  күп бурычлар тора. Аларны без Татарстан һәм Казан халкы белән бер зур команда булып хәл итәчәкбез", – дип билгеләп үтте Ольга Воронова очрашуга йомгак ясап.

7 февральдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев эш сәфәре белән Яңа Чишмә районына барды, анда ул 2025 елда республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2026 елда эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренә багышланган район Советы сессиясендә катнашты. Сессиядә шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

6 февральдә Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов Ютазы районында эш сәфәрендә булды, анда муниципаль район Советы утырышында катнашты. Сәфәр кысаларында депутат район башлыгы Аяз Шәфигуллин белән бергә «Вәлиуллин» КФХында булды, 250 башка исәпләнгән яңа сөтчелек комплексы эше белән танышты. Депутат шулай ук Тукай ис. ҖЧҖнең савым цехында һәм төзелә торган 350 сыер сыйдырышлы сөт комплексында булды. Барлык проектлар да республиканың финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Урыссу бистәсендә Камил Гыйльманов заманча «Чемпион» өстәл теннисы үзәгендә булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International