Чәчәкләр салу, укучылар бәйгесе, фильмнар күрсәтү: Татарстанда Муса Җәлилнең 120 еллыгы ничек билгеләп үтеләчәк

2026 елның 13 феврале, җомга, 15:53

Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстанда тантаналы чаралар уздыру турында фикер алыштылар. Юбилейны республика 2026 елның 15 февралендә билгеләп үтәчәк. Бәйрәм вакыйгалары афишасын республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тәкъдим итте.

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар һәм президиум әгъзалары бөек татар шагыйренә багышланган «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» күчмә күргәзмәсен карадылар. Кунакларга Татарстан Милли музее тупланмасыннан автор яшәгән чорның типик предметлары һәм видеоматериаллар белән QR-кодлар белән тулыландырылган фотосурәтләр һәм документлар, Җәлилнең шигырьләре тәкъдим ителде. Киләсе атнадан күргәзмә республика районнары буйлап сәяхәткә чыгачак.

 Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин искәрткәнчә, Муса Җәлил истәлеген мәңгеләштерү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында аның исемендәге Республика премиясе булдырылган, Казанда, Мәскәүдә, Әстерханда, Нижневартовскида, Оренбургта, Тоснода (Ленинград өлкәсе), Чиләбедә, Якутскида, Шадринскида, Усть-Каменогорскида, Бишкекта (Кыргызстан) һәйкәлләр куелган. «Җәлил турындагы истәлек Россия Федерациясенең күп кенә торак пунктларында мәңгеләштерелгән, – диде Дамир Натфуллин. – Казанда урам, Мәскәүдә этномәдәни татарча юнәлешле 1186нчы мәктәп (шунда ук шагыйрьгә һәйкәл дә куелган) һәм Чиләбе шәһәрендә 81нче мәктәп, Ижау шәһәрендә китапханә, элеккеге СССРның күп кенә шәһәрләрендә проспектлар һәм урамнар Җәлил исеме белән аталган».

15 февральдә Казанда, Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, герой-шагыйрьнең туган көнендә программа 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Аннары республика Милли музееның конференцияләр залында музейның уникаль чарасы – «Төп нөсхә көне» узачак. Музей фондларыннан тантаналы шартларда шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» оригиналын чыгарачаклар, бу көнне аларны теләгән һәркем күрә алачак.

Шагыйрьнең туган көнендә Г.Камал театрында татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгегә йомгак ясалачак.

М.Җәлил исемендәге театрда шагыйргә багышлап «Муса Җәлил һәм Татар опера һәм балет театры»  темасына сөйләшәчәкләр. Г.Кариев театрында  шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Муса. Моабит» спектаклен күрсәтәчәкләр.

16 февральдә республиканың барлык мәктәпләрендә уку көне Муса Җәлил әсәрләреннән башланачак. Шагыйрьнең батырлыгы турында Мөһим нәрсәләр турында дәресләрдә сөйләячәкләр. «Җәлил истәлегенә багышланган  дәресләрне Татарстанның тарихи мирасына патриотлык һәм хөрмәт уята торган куәтле тәрбия коралы итәргә кирәк», – дип басым ясады Дамир Натфуллин.

25-26 февральдә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә КФУ базасында «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Музей белгечләре, тарихчылар, әдәбият белгечләре, фәнни үзәкләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре XX – XXI гасырлар мәдәнияте контекстында Җәлилнең әдәби мирасы, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауда социаль-гуманитар фәннәрнең роле, тарихи хәтерне актуальләштерү һәм трансляцияләү проблемалары, сугыш вакыйгалары турындагы мемориаль мирасны һәм тарихи хәтерне саклауда һәм тәкъдир итүдә музейларның роле, эзләнү хәрәкәте турында фикер алышачаклар.

Ел дәвамында Татарстанда, Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, тантаналы чаралар, офлайн һәм онлайн форматтагы акцияләр, китап күргәзмәләре, спектакльләр узачак. Республикада Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фаҗигале тормышы турында «Кара урман» фильмы күрсәтелә башлады. Картина XXI Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә билгеләп үтелә. Шулай ук фильм Мурманскида «Төньяк характер» халыкара кинофестивалендә дә тәкъдим ителде.

Февраль дәвамында республика китапханәләрендә Муса Җәлил иҗатын популярлаштыру буенча төрле чаралар үткәрелә. Татарстанның Милли электрон китапханәсе порталында күренекле татар шагыйренең үзе исән чагында нәшер ителгән китапларының электрон коллекциясе пәйда булды. ТР Милли электрон китапханә порталында электрон вариантта рус һәм татар телләрендә 12 җыентык тәкъдим ителгән.

«Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителгән 2026 елда Муса Җәлил истәлеген мәңгеләштерү буенча безнең уртак киң колачлы һәм күпкырлы эшебез герой шагыйрьнең батырлыгы үсеп килүче буынга һәм республиканың барлык халкына барып җитәрлек, ватанпәрвәрлекне һәм Татарстан мирасына хөрмәтне ныгытып, безне тагын да бердәм итәрлек куәтле тәрбия коралы булсын иде», – дип йомгаклады сүзен Дамир Натфуллин.

Бу нисбәттән фикер алышуда катнашып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Муса Җәлилнең 120 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстанда нинди чаралар үткәрелүе белән кызыксынды һәм аларны Казанда гына түгел, республиканың башка муниципалитетларында да уздырырга тәкъдим итте. «Республика чаралар планы шагыйрьгә багышланган 140лап чараны үз эченә ала. Алар бөтен Татарстанны колачлаячак», – дип җавап бирде Дамир Натфуллин.

Депутат Ркаил Зәйдуллин Муса Җәлил туган Оренбургта бөек шагыйрьгә багышланган Хәтер кичәсе уздырырга тәкъдим итте.

«Безгә бу чараларны үткәрергә ничек ярдәм итәчәгебезне уйларга кирәк. Без бәхетле кешеләр, безнең горурланырлык шәхесләребез бар. Без Муса Җәлил турында истәлекне сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Бу безнең бурычыбыз», – дип сөйләшүгә нәтиҗә ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International