Марат Әхмәтов: "Сарман районында бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудырылган"

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе, 16:46

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Сарман районына барды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук 2026 елга планнар турында фикер алыштылар.

Марат Әхмәтовның эш сәфәре исеме Сарман районы тарихы белән тыгыз бәйләнгән РСФСРның халык артисты, мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.

Хисап сессиясе район мәдәният йортында узды. Муниципалитетның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин таныштырды. Аның сүзләренә караганда, хисап елында илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары кысаларында районда 2 млрд 600 миллион сумлык эш башкарылган. 11 мең  квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.  Ике авылда фельдшер-акушерлык пунктлары, «Старт» спорт мәктәбе базасында балалар лагере бинасы, Сарман авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты бинасы төзелгән, Җәлил район хастаханәсе стационарына, ике балаларга сөт ризыгы өләшү пунктына, Җәлил бистәсендәге яшьләр үзәге бинасына, Сарман аграр көллиятенең уку корпусына капиталь ремонт ясалган, «Җәлил – Сарман» автомобиль юлы капиталь ремонтланган.

Тулай төбәк продуктының фаразланган күләме, район башлыгы әйтүенчә, 62 млрд 237 млн сумга җитәчәк. 2024 ел белән чагыштырганда үсеш динамикасы – 103%. Районда җибәрелгән продукциянең гомуми күләме 7 млрд 500 млн сум тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе индексы – 99,9 %. Төп капиталга инвестицияләр күләме 8 млрд 168 млн сум тәшкил иткән.

Утырышка Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов йомгак ясады. Район күрсәткечләре турында сөйләгәндә, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, Сарман районы социаль-икътисади үсеш рейтингы буенча 29 нчы урында тора. «2024 ел белән чагыштырганда кайбер чигенүләр бар, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Шуңа да карамастан, күп кенә күрсәткечләр буенча район уңай динамикага ия. Аерым алганда, җирле предприятиеләрнең тотрыклылык дәрәҗәсе уртача республика күрсәткеченнән югарырак: компанияләрнең 93,5% ы табыш белән эшли. Бу бизнес өчен кызыклы шартларны һәм район икътисадының тотрыклылыгын күрсәтә».

Марат Әхмәтов, район хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, бюджетны тулыландыру резервларын табарга тәкъдим итте. «Сарман районында бер кешегә бюджет кереме күрсәткече республика күрсәткече белән чагыштырганда азрак», – дип ассызыклады ул.

Төп капиталга инвестицияләр күләмен анализлап, Марат Әхмәтов аларның кимүен билгеләп үтте һәм район җитәкчелеген инвесторларны җәлеп итү эшен активлаштырырга чакырды.

«Муниципалитетта 33 меңнән артык кеше яши. Эш бирүчеләр өчен төбәкнең җәлеп итүчәнлеген арттырып һәм эш урыннары булдыруны стимуллаштырып, хезмәткә сәләтле халыкны тулысынча эш белән тәэмин итүгә көч куярга кирәк», – дип басым ясады Марат Әхмәтов.

Республика парламенты җитәкчесе урынбасары авыл җирлекләре башлыкларына һәм район башкарма комитеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, яшь белгечләрне районда калдыруга ярдәм итә торган чараларны гамәлгә ашыру белән ныклап шөгыльләнергә өндәде. «Сезнең турыдан-туры катнашуыгыздан башка, инициативаларны хуплаудан башка бу проблеманы хәл итеп булмый», – дип йомгаклады сүзен Марат Әхмәтов.

Утырыш эшендә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов, Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Утырыш район активына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Бүген Марат Әхмәтов шулай ук Сарман аграр көллиятендә Парламент дәресе уздырды һәм Сарман үзәк китапханәсен карады.    

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International