Дәүләт Советы утырышында Татарстанда гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 11:50

Бүген Дәүләт Советында парламентның унсигезенче утырышы кысаларында депутатларга 2025 елда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республика омбудсмены Сәрия Сабурская чыгыш ясады.

Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппараты эшчәнлеге истәлекле даталар – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән тыгыз бәйләнгән. Махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның якыннарына ярдәм өстенлекле юнәлеш булган. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән дистәләгән очрашулар уздырылган. "Бер ел эчендә без бөтен ил буйлап 21 хәрби частьтә булдык: Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр – сәфәрләр географиясе Россиянең уннан артык төбәген колачлады. Бу масштаблы эш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәме аркасында мөмкин булды", – дип  белдерде Сәрия Сабурская.

2025 елның 3 мартында Татарстанда вәкаләтле вәкил институтына нигез салынуга 25 ел тулган.

2025 елда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 8401 мөрәҗәгать кергән, аларның 70% тан артыгы уңай хәл ителгән. 2025 елда «Халык контроле» системасына килгән хәбәрләрне карау буенча 411 тикшерү һәм киңәшмә оештырылган, шуларның 27се – республика районнарында.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында Сәрия Сабурская гаиләне, аналарны һәм аталарны яклау мәсьәләләрен атады. Эшнең аерым  тармагы – профилактика субъектларының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар белән үзара хезмәттәшлеге механизмнарын өйрәнү. Мониторинг кысаларында омбудсмен 5 социаль приютта булган һәм аларның эшчәнлеген өйрәнгән. Ачыкланган проблемалар арасында Сәрия Сабурская кайбер балигъ булмаганнарның приютларда озак вакыт торуларын, мәгариф оешмалары белән тиешенчә нәтиҗәле эшләмәүләрен, шулай ук бу балаларның гаиләләре белән превентив эшне оештыруга бәйле мәсьәләләрне атады. “Алексеевск һәм Әгерҗе районнарында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлегенә анализ ясаганда балаларның яшәү шартларына планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү срокларының бозылуы, опекуннарның финанс хисапларын тикшереп торуның җитәрлек булмавы, опекага алынучылар файдасына алимент түләтү мәсьәләләре буенча суд приставлары белән үзара бәйләнешнең җитәрлек булмавы, шулай ук балаларның шәхси эшләрен алып барганда кимчелекләр ачыкланды", – дип белдерде Сәрия Сабурская.

Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлеге бирү мәсьәләләре актуаль булып кала. Әлеге ярдәм чарасы гамәлдә булган чорда 2012 елдан алып исемлеккә 72271 күп балалы гаилә кертелгән, узган елның декабрь ахырына 55439 гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. “Мониторинг барышында без кайбер җитешсезлекләрне билгеләдек, – дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская, – Мәсәлән, Кукмара районында участокларны бүлгәндә чиратны бозу очраклары ачыкланды, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында гаризалар буенча карарлар кабул итүнең билгеләнгән 30 көнлек срогын үтәмәү очраклары теркәлде, Әлмәт районында исемлектән төшереп калдыру яисә җир бирүдән баш тарту турында мөрәҗәгать итүчеләргә хәбәр итүнең җиде көнлек срогы үтәлмәү очраклары ачыкланды”.

Ташламалы категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм маневр фонды биналарын бирү мәсьәләләре дә актуальлеген югалтмый. Вәкаләтле вәкил адресына торак хокуклары һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе мәсьәләләре буенча барлыгы 520 мөрәҗәгать кергән. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына әлеге юнәлеш буенча 10 меңнән артык мөрәҗәгать кергән – 92% уңай хәл ителгән.

2025 елда Вәкаләтле вәкил адресына социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча – 286, медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча 203 мөрәҗәгать кергән. Әмма, Сәрия Сабурская ассызыклаганча, сорауларның реаль масштабы киңрәк, бу хакта халык белән элемтә буенча цифрлы каналлардан алынган мәгълүматлар сөйли: кире элемтә платформасы аша 52 меңнән артык хәбәр килгән, «Халык контроле» системасына - 1600, «Инцидент Менеджмент» системасына 5700дән артык .

“Шулай ук безнең адреска гражданнарны яшәү өчен кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр килде, – дип сөйләде Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, – мәсәлән, Паркинсон авырулы пациентлар аларны «Дуодопа» препараты белән тәэмин итүне сорадылар, кайбер неврологик авырулары булган пациентлар «Тиаприд»препараты белән тәэмин итүне. Республика җитәкчелеге һәм бюджеттан бүлеп бирелгән өстәмә акчалар ярдәмендә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мохтаҗ пациентларны әлеге препаратлар белән тәэмин итә алды. Әмма, әлеге проблеманы исәпкә алып һәм аны системалы хәл итү максатларында, Без Россия Сәламәтлек саклау министрына югарыда аталган препаратларны тормыш өчен кирәкле дарулар исемлегенә кертү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттек».

Сәламәтлек саклау белән беррәттән, узган елда Вәкаләтле вәкил аппараты эшенең өстенлекле юнәлеше мәгариф өлкәсе булган. 2025 елның май һәм август айларында  Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә «кайнар линияләр» үткәрелгән.

Сәрия Сабурская Татарстанда йортсызлар һәм аларның хезмәт мөнәсәбәтләре темасына аерым тукталды. Аның әйтүенә караганда, «эшче йортлары» эшчәнлеге өйрәнелгән.

"Кызганычка каршы, аларның күбесе соры зонада яши, юридик статус яки рөхсәт документлары юк, атап әйткәндә: юридик затның яисә шәхси эшмәкәрнең дәүләт теркәве, биналарны арендалау буенча рәсмиләштерелгән шартнамәләр булмау», - диде Сәрия Сабурская чыгышын тәмамлап.

"Тулы доклад, күп саннар өйрәнелгән, халык белән күп очрашулар үткәрелгән һәм бер генә язма яки телдән мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмасын өчен барлык мәсьәләләрне дә игътибар белән карарга кирәк. Татарстан Министрлар Кабинетына, башкарма хакимият органнарына, республика шәһәрләре һәм районнары башлыкларына докладтагы тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру буенча өстәмә чаралар күрергә тәкъдим итәм. Турыдан-туры элемтә һәм халык ярдәме бик кирәкле мөһим эш", – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады буенча фикер алышуга йомгак ясап.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International