Җинаятьләр саны кими, урамнарда куркынычсыз була бара, әмма юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арта: Дамир Сатретдинов 2025 елда полиция эше турында хисап тотты

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 11:49

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов 2025 елда полиция эшчәнлеге турында хисап тәкъдим итте.

Дамир Сатретдинов билгеләп үткәнчә, 2025 елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җинаятьчелеккә каршы көрәштә һәм хокук тәртибен саклауда Россия Федерациясе Президенты, Россия Эчке эшләр министры һәм Татарстан Республикасы Рәисе куйган бурычларны үтәүне тәэмин иткән. "Министрлык тарафыннан күрелә торган чаралар оператив вәзгыятьне контрольдә тотарга, кайбер позицияләр буенча аны яхшыртуга ирешергә мөмкинлек бирде, – дип басым ясады министр. – Теркәлгән җинаятьләр саны кимү күзәтелә. Талау, урлау, шул исәптән гражданнарның торакларын талаулар, мошенниклык, машина урлаулар азрак булган. Үтерү буенча гаеплеләрне билгеләүнең нәтиҗәлелеге 95% тан артык. Сәламәтлеккә авыр зыян китерү, көчләү һәм талау һөҗүмнәре фактларын ачу – 100%. Безнең шәһәр урамнарында куркынычсызрак була башлады, урам җинаятьчелеген 14% тан артыкка киметүгә ирешелде. Оешкан җинаятьчел төркемнәр тарафыннан дини һәм милли нигездә экстремизм күренешләренә юл куелмады".

Министр әйтүенчә, полиция хезмәткәрләренең игътибары үзәгендә киберҗинаятьләргә каршы көрәш нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре тора. 2025 елда шундый 25 мең җинаять теркәлгән, бу барлык теркәлгән җинаятьләрнең яртысыннан артыгы, аларның күбесе Дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетны ватып кредитлар рәсмиләштерү, финанс чараларын «имин счетта» саклау сылтавы белән яки Украинаның кораллы көчләре ихтыяҗларына акча күчерү өчен җаваплылыкка тарту сылтавы  белән банк счетларыннан урлаулар һәм мошенниклык. "Полиция хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән категориядәге 4 меңнән артык җинаять эше ачылды, 2,5 мең кешенең эзенә төшелде, җинаятьчеләрне тоткарлау өчен Россия Федерациясе төбәкләренә ике йөзгә якын эш командировкаларына бару гамәлгә ашырылды”, – дип белдерде министр.

Миграция ситуациясе турында сөйләгәндә, министр Татарстан Республикасының миграция икътисадый үсешкә ярдәм итә торган аерым роль уйный торган регионнар рәтенә керүен искәртте. Ел башына республика территориясендә булган чит ил гражданнарының саны 107 мең булган, аларның саны буенча республика Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм Санкт-Петербургтан кала 4 нче урынны алган. Аларның яртысыннан артыгы хезмәт эшчәнлеге максатында килгән, биштән бер өлеше – урта һәм югары уку йортлары студентлары. Татарстанга килүче чит ил гражданнарының күпчелеге, ә бу 75% якыны – Үзбәкстан һәм Таҗикстан халкы. Ел дәвамында министрлык Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясе утырышларында актив катнаша, милли диаспоралар һәм якташлык җәмгыятьләре вәкилләре белән аңлату эшләре алып бара. Министр әйтүенчә, Миграция сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда чит ил гражданинының «цифрлы профилен» файдалануга кертү планлаштырыла, ул бердәм мәгълүмат платформасында чит ил гражданины турында барлык мәгълүматларны җыярга мөмкинлек бирәчәк.

"Мигрантлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 4% тәшкил итте һәм оператив вәзгыятькә сизелерлек йогынты ясамады. Аларның өчтән бере – наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр, биштән бере – урлашу. Талаулар һәм талау һөҗүмнәре саны минималь булып калган, аларның өлеше 2% тан артмаган. Күрсәтелгән гамәлләр өчен 461  кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, аларның 91е республика территориясендә законсыз яшәгән, – дип сөйләде Дамир Сатретдинов. – Республика территориясендә законсыз рәвештә  яшәгән 2 меңнән артык чит ил кешесе үз иленә озатылды, 4 мең кешегә илгә керү тыелды, 2,5 меңнән артык мигрант легальләштерелде”.

Министр юл-транспорт вәзгыятенә аерым тукталды. Бу мәсьәләдә республикада икенче ел рәттән автомобиль юлларында һәлак булучылар санының артуы теркәлә. Аларның яртысы бәрелешләрдә, дүрттән бере каршы як полосага чыкканда һәлак була. Административ эшчәнлек кысаларында 8 миллионнан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, исерек хәлдә машина йөртүче 11 меңгә якын кеше тоткарланган, шуларның 803е исерек хәлдә кабат идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.

Кадрлар сәясәте турында сөйләгәндә, Дамир Сатретдинов билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында министрлык комплект булмау буенча дүртенче урында тора. Граждан югары уку йортларының юридик факультетларын тәмамлаучыларга тикшерү органнарына эшкә урнашканда, 5 ел дәвамында тикшерүче булып хезмәт итү шарты белән, бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум күләмендә түләүнең республика проекты үзен уңышлы күрсәтте.

Дамир Сатретдинов чыгышының ахырында билгеләп үткәнчә, шәхси составка йөкләнеш зур булуга карамастан, республика халкының өчтән ике өлеше иминлек дәрәҗәсен, үзләренең шәхси һәм милек мәнфәгатьләрен җинаятьчел һөҗүмнәрдән яклауга ышанычын югары бәяли.

ТР буенча Эчке эшләр министрының 2025 елда полиция эшчәнлеге турындагы хисабы депутатлар тарафыннан игътибарга алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International