Оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына үзгәрешләр кертелде

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе, 12:41

Бүген Дәүләт Советы утырышында Оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, закон проекты инвестиция проектларына ярдәм итү өчен эшләнгән.

Закон региональ җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын һәм хосусый автомобиль юлларын төзү һәм эксплуатацияләү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмаларга, шулай ук янәшәдәурнашкан, заманча транспорт системасының тулы канлы эшләве өчен мөһим булган инфраструктура объектларына салым ташламалары бирә. Мондый проектлар концессион килешүләр нигезендә йә дәүләт гарантияләре астында заем акчалары катнашында гамәлгә ашырыла.

"Безнең республика һәрвакыт икътисадта, инфраструктурада һәм кеше капиталын үстерүдә алдынгы карарлар кертү буенча актив позициясе белән дан тотты, - дип басым ясады Леонид Якунин. - Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр – Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга, заманча юлларны үстерүгә, бизнес өчен чыгымнарны киметүгә һәм белем алу һәм IT-кластерны үстерү өчен иң яхшы шартлар тудыруга таба бер адым. Болар барысы да, нәтиҗәдә, республика халкының икътисадый үсешенә һәм иминлегенә ярдәм итәчәк".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International