Җәмәгать судьялары сайланды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе, 10:45

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының бу мәсьәлә буенча уңай карары белән аның җитәкчесе Шакир Яһудин таныштырды, ул тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы биш елга җәмәгать судьялары итеп Анна Назарованы (Әлмәт суд районының 3 нче суд участогына) һәм Рөстәм Сәлаховны (Биектау суд районының 1 нче суд участогына), шулай ук 10 елга - Илһам Кәлимуллинны (Казан шәһәренең Вахитов суд районының 5 нче суд участогына) сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International