СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
февраль, 2026 ел
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк Сәяси советы Президиумы утырышы узды, анда 2025 елда Татарстанда федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Моннан тыш, утырыш кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм республика Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
24
февраль, 2026 ел
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясендә узган парламент дәресендә кунакта булды. «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип аталган парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана, ул 16 февральдән 28 февральгә кадәр республиканың барлык мәктәпләрендә һәм махсус урта уку йортларында уздырыла.
24
февраль, 2026 ел
Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның 125 нче гимназиясенең 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Укучылар республика хакимиятенең закон чыгару органы эшчәнлеге белән таныштылар һәм «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип аталган парламент дәресендә катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ