Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевскиның хатын-кызлар волейбол командасына спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе, 11:27

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск шәһәренең хатын – кызлар волейбол командасына спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды. Команда «Б» төркемендә (Кече шәһәрләр һәм авыл муниципаль районнары арасында) волейбол буенча республика беренчелегедә алты тапкыр җиңү яулый.

2008-2009 елгы кызлар командасы Менделеевск районының «Батыр» спорт мәктәбендә тренер – укытучы Александр Басаркин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

2022 елдан башлап волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «Б» төркемендә җиңү яулыйлар. 2024 елда пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчеләре булганнар.Фәрит Мөхәммәтшин яшь волейболчыларны югары җиңүләре белән котлады һәм спортта яңа уңышларга ирешүләрен теләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International